
Аңа медальне бүген Казан Кремлендә тантаналы шартларда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Җәлил хәзрәт Фазлыев "Ярдәм" мәчете, Күрмәүче мөселманнарның "Ярдәм" укыту-тернәкләндерү үзәге белән тыгыз элемтәдә тора. Безнең сайтта аның "Аллаһ - тәрбияче һәм укытучы" дигән вәгазе урнаштырылган.
"Бары Ул гына мәңгелек һәм аның мөлкәте беркайчан да кимеми. "Аллаһ ризыкны киңәйтер, арттырыр", — дигән сүз бар. "Дөнья кризисы" дип артык кайгырырга ярамый, шәхси кризис яманрак", - дип яза Җәлил хәзрәт.Римма Гатина.