Җәлил хәзрәт Фазлыев шәкертләрне динебездә мөһим булган дүрт кагыйдә белән таныштырды

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенә шәкертләр белән очрашуга Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килде.

БӘЙЛЕ
2016 Ноя 17. Фото:dumrt.ru

Мәдрәсәбез шәкертләре күренекле хәзрәтләр, халкыбызның атаклы шәхесләре белән очрашуларны көтеп алалар. Мондый чаралар җанлы аралашу, үзеңне кызыксындырган сорауларга җавап табу белән үзенчәлекле.

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның сентябрь аенда узган юбилее белән тәбрикләп, тәбрикләү хаты тапшырды.

Әлеге очрашу мәдрәсәбезнең яңартылган китапханәсендә узды. Җәлил хәзрәт авылда имам-хатыйб булып эшләүнең кайбер нечкәлекләре хакында бәян кылды һәм диннең торышына бәя биргәндә нәкъ менә имамчылык итүченең шәхесенә карап бәя бирелүен ассызыклап үтте. Ул шулай ук динебездә мөһим булган дүрт мөһим кагыйдә белән таныштырды, Аллаһы яралткан бер мәхлукатны да сүкмәскә өндәде. Шулай ук бер-береңне гафу итүнең дә әһәмиятенә тукталды. Шәкертләрне вәгазьләргә яхшылап әзерләнергә кирәклегенә игътибарны юнәлтте һәм халык белән очрашу барышында сорауларга җавап бирер өчен күп кызыксынырга, күп яктан мәгълүматлы булырга кирәклегенә басым ясады.

Очрашу ахырында беренче курс шәкертләренә Җәлил хәзрәт кулыннан мәдрәсәбезнең студент билетлары бирелде. Җәлил хәзрәт үзе дә буш кул белән килмәгән иде, һәрбер шәкерткә “Җәлил хәзрәт дәресләре” китабы бүләк ителде, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе