Җәлил хәзрәт Фазлыевның “Бәхет тәме” һәм “Алтын ачкыч” китаплары тәкъдим ителә

Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыевка 24 сентябрьдә 60 яшь тула. Шушы көнне Балтач мәдәният үзәгендә хәзрәтнең иҗат бәйрәме уздырыла. Бәйрәмдә “Бәхет тәме” һәм “Алтын ачкыч” китапларын тәкъдим итү көтелә.

БӘЙЛЕ
2016 Сен 23. Фото:dumrt.ru
Иҗат бәйрәме 12 сәгать 30 минутта башлана, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Җәлил хәзрәт Фазлыевның безнең сайтта "Аллаһ тәрбияче һәм укытучы" дигән вәгазе урнаштырылган. Аннан өзекне сезгә дә тәкъдим итәбез. Тулы текстны сылтама буенча кереп укып була. Аллаһ Раббыбыз — Тәрбияче һәм Укытучы. Без барыбыз да Аннан дәрес алучылар. Аллаһ Раббыбыз хикмәт белән һәркөн Үзенең колларына дәрес бирә, бу болганчык дөньяда туры юлны табарга ярдәм итә. Без — дөнья яратылганда җан буларак яратылып, акыл нигъмәте белән нигъмәтләнеп. Җир йөзенә хәлифә булып килгән бәндәләр, тормыш сабакларыннан гыйбрәт алып, үзебезнең хаталарыбызны төзәтеп, пакь-саф хәлдә кабат Аллаһ хозурына кайтырга тиешбез. Беркем дә — баймы ул, ярлымы, зур дәрәҗәлеме, түгелме — җанны үзе теләгән кадәр үзендә тота алмый, Аллаһка кайтарырга тиеш. Җаннарыбызны, калебләребезне пакьләр өчен безгә Ислам дине бирелде. Бүген дин тотарга, дини белем алырга мөмкинлекләр күп. Әмма без, кызганыч ки, гафиллектән чыгарга ашыкмыйбыз, гөнаһ кылудан чирканмыйбыз.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе