Безне алда шактый мәшәкатьле, җаваплы ел көтә - Татарстан мөфтие

Бүген Әлмәт мөхтәсибәтендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең күчмә Пленум утырышы үткәрелде. Әлеге чара 2016 елда алып барылган дини эшчәнлеккә йомгак ясау, алдагы елга ниятләрне барлау булып тора. Җыелыш Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә барды, сөйләшүдә мөфти урынбасарлары, район имам- мөхтәсибләре, казыйлар, голәмәләр шуралары әгъзалары, дини уку йортлары җитәкчеләре катнашты.

БӘЙЛЕ
2016 Дек 19. Фото:dumrt.ru

Утырыш Коръән уку белән башланып китте. Аннары мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Мөфти сүзен Мәүлид бәйрәме белән котлаудан башлады: “Бүген мөбарәк бәйрәм аенда - мәүлид аенда 2016 елга йомгак ясыйбыз. Нәзарәт һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да Мәүлид белән котлыйм. Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгаләнең рәхим-шәфкате язсын, эшләребезне уң кылсын! Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм сөннәтенә ияргән хәлдә яшәргә насыйп итсен!” – диде.

Әлеге котлаудан соң мөфти 2016 елда Татарстан мөфтияте тарафыннан тормышка ашырылган кайбер эшләргә аерым тукталды.

“Быел безнең өчен бик тә мөһим ике тарихи вакыйга булды. Беренчесе - Диния нәзарәте яңа урында эшли башлады. Тукай урамына күчтек, мәчетле булдык. Аллага шөкер, бик матур тарихи мәчетебез - Галиев мәчете төзекләндерелде. Яңа комплекска күчү мәшәкатьләре шактый булса да, бу бик сөенечле хәл. Моның өчен без республика җитәкчеләренә бик тә рәхмәтле. Аларның ярдәме белән зур кунакларны каршы алырлык һәм төрле ил вәкилләре белән дини сөйләшүләр оештырыр өчен матур бинабыз булды. Икенче тарихи мизгел ул - Коръәннең яңа басмасын әзерләп бетердек. Диния назәрәте тарафыннан үзебез әзерләгән яңа басманы 10 мең тираж белән нәшер иттек. Ике ел дәвамында бу зур эшне Коръәнне өйрәнү бүлеге, Коръән-хафизларыбыз башкарып чыкты. Хәзер исә Коръәннең яңа басмасын 5 мең данәдә кабат бастырабыз”, - диде мөфти хәзрәтләре.

Татарстан мөфтие шулай ук хәзрәтләр алып барган хуҗалык эшләренә дә тукталды.

Камил хәзрәт бу уңайдан: “Республика күләмендә карасак, быел яңа мәчетләр Яшел Үзән, Бөгелмә, Балтач, Кайбыч, Кукмара, Балык Бистәсе, Чаллы, Түбән Кама һәм башка районнарда ачылды. Актанышта исә бишне ачтылар. Шулай итеп, республикада быел барлыгы 20 дән артык яңа мәчет эшли башлады. Шулай ук бик күп мәчетләр ел дәвамында ремонтланды. Буада исә мәдрәсә төзелеше бара. Димәк, хәзрәтләребез аштан ашка мулла булып кына йөрмиләр. Аларга хуҗалык эшләрен дә җигелеп тартырга туры килә. Шуңа күрә дә азмы-күпме ярдәм булсын дип, мөхтәсибәтләргә, хәзрәтләргә грантлар бирергә тырышабыз. Бу грантлар авыл мәчетләренә булышырга дип каралган. Шул исәптән яшь имамнарга 180 мең сумлык сертификатлар бирүне дәвам иттек. Быел 50 дән артык кешегә грант бирелде. Шуны әйтәсе килә: динебез, республикабыз, халкыбыз өчен бик күп тырышлыклар куйдык, Аллага шөкер. Дини эшләрне алып баручылар - урынбасарлар, казыйлар, Голәмәләр Шурасы, имам-мөхтәсибләр, хәзрәтләр, мәдрәсә мөгаллимнәре – барыгызга да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын. Динебезне тотыйк, телебезне сак­лыйк, балаларыбызга тапшырыйк: безнең вазыйфабыз шул. Аллаһы Тәгалә ризалыгы, өммәтебез, республикабыз өчен бергәләп күркәм гамәлләр кылыйк”, - диде.

Киләсе ел хакында исә мөфти: “...безне алда шактый мәшәкатьле, җаваплы ел көтә. Барыбыз да яхшы белә: киләсе елда Болгар ислам академиясе ачылачак. 1 сентябрьдә без академиядә яңа уку елын башлап җибәрергә тиеш. Бу эшләр республика, хәтта Россия күләмендә генә бармый. Чит илләр белән даими сөйләшүләр үткәрелә. Безгә барыбызга да, бигрәк тә Голәмәләр шурасына, мәгариф бүлегенә академиянең уку-укыту планнарын төзү өчен шактый эшләр башкарырга туры киләчәк. Вакыт күп түгел, санаулы айлар гына калып бара”, - дип искәртте.

Моннан тыш ул хәзрәтләр игътибарын танылган татар дин галиме, мөфти Галимҗан Баруди юбилеена юнәлтте. 2017 елда Галимҗан Барудиның тууына февраль аенда 160 ел тула. “Галимҗан Баруди кебек танылган дин әһелләрен өйрәнергә, аларның китапларын укырга бу юбилей үзе бер сәбәп. Яшьләр бераз кызыксынсын өчен, конкурслар да оештырыйк, бүләкләр дә өләшик”, -диде мөфти.

Мөфтидән соң чыгыш ясаган баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев исә 2016 елда республика күләмендә этаплап үткәрелгән Коръән уку бәйгесенә һәм балалар арасында “Гыйбадәте Исламия” китабына нигезләнеп оештырылган викторинага югары бәя бирде. Бу бәйгеләрнең халыкта зур кызыксыну тудыруын, аларны оештыруда имам-мөхтәсибләрнең күп тырышлык куйганын билгеләп узды.

Баш казыйдан соң нәзарәтнең төрле юнәлешләре буенча җаваплы бүлек җитәкчеләре сүз алды, дип хәбәр итә Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе