“Акыл фабрикасы” белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбенең лекториясендә - Р.Хәкимовның "Идел буенда ислам" видеолекциясе

18 декабрь көнне Казан Кремлендә "Татар халкы һәм Татарстан республикасы дәүләтчелек тарихы" музеенда “Бөек темаларга вак уйланулар” темасына “Акыл фабрикасы” белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбенең лекториясе узачак. Аның кысаларында ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимовның "Идел буенда ислам" видеолекциясе тәкъдим ителәчәк.

БӘЙЛЕ
2016 Дек 18. Фото:"Акыл фабрикасы"

Видеоны караучылар Идел буенда Ислам диненең таралуы, Үзбәк хан идарә иткәндә Алтын Урда җирлегендә Ислам динен кабул итү чоры, татар традицияләрендә Ислам динен кабул итү вакытында милли үзенчәлекләр белән таныша алачак.

Шулай ук видеолекциядә ислам һәм капитализм, хатын-кыз һәм дин, диндә яңалык һәм мөселман җәмгыятендә билгеле татар мәгърифәтчеләренең роле турында мәгълүмат бирелә.

Видеолекциянең хронометражы - 25 минут.

Лекторий турында тәфсилләбрәк.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе