Яңа уку йорты БДБ илләренең берничә югары уку йортын берләштерәчәк һәм теолог белгечләрне әзерләп чыгарачак. Яңа университетта «теология» һәм «культурология» юнәлешләре буенча магистрлар, аспирантлар һәм докторантларны әзерләячәкләр. Алар БДБ илләре өчен традицион булган христианлык, иудаизм, ислам, буддизм кебек диннәр тарихын һәм мәдәниятен өйрәнәчәк, дип хәбәр итә Miradio.ru.