СССР Конституциясе урамында “Женщина” дигән Ислам мәдәнияте клубы оешты

Халыкка файдасы тияр кеше – изге кеше (Хәдис). Һич көтмәгәндә, уйламаганда мәчетебезгә бер ханым килеп керде һәм “Мөслимә” оешмасын сорады. Бу итәгатьле ханым белән сөйләшеп киттек. “Тәҗрибә алырга килүем”, - диде бу мөлаем кардәш.

БӘЙЛЕ
2016 Ноя 03. Уңнан икенче - Рәисә Сафина

“Без дә оештык бит әле. Красноярск төбәгендә “Женщина” дигән Ислам мәдәнияте клубы – иҗтимагый оешмасы оештырдык, - дип сөйләде әңгәмәдәшем. - СССР Конституциясе урамында урнаштык. Оешмага иллеләп кеше йөри. Оялчанрак яшьләр үз өемә дә киләләр. Менә алар – Юлия Сәмигуллина, мәфтүнә Ухтамова, рәмзия Шаһиәхмәтова. Ислам динен нигезләрен бик тырышып үзләштерәләр, ихласлар”.

Абыстай белән якыннанрак танышыйк әле. Рәисә Гали кызы Сафина – химия фәннәре кандидаты. Кырык ел буе Себер федераль университетында укыткан. Хәзер дә экология буенча белем бирә. Рәисә ханымның әнисе Әминә Сөләйманова Иж Бубидан булган. Әтисе – Гали Сабир улы Сафин. Ике яктан да акыллы нәселлеләр. Ире исә Ирек Хөсәен улы Тукаев. Шулай ук – мәгърифәтлеләрдән. Хикмәтле Тукаевлар нәселеннән.

Әңгәмәбездә кыз балаларны да, ир балаларны да тормыш корырлык итеп тәрбияләү хакында сөйләштек. Өйдә әниләр, дәү әниләр, әбиләр әдәп-әхлак тәрбиясен исләреннән исләреннән чыгармасын иде. Бүгенге көннәрдә бу бигрәк тә мөһим. Буыннар чылбырын өзмисе иде. Барыбыз өчен дә гаилә тәрбиясе мөһим булып кала бирә.

Әлмира Һәдия.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе