Башка дини предметларны укыту программасы кебек үк, Исламны өйрәтү программасы “Үз динеңә мөнәсәбәт”, “Дөньяда диннәр төрлелеге” һәм “Яхшы тормыш принциплары” дигән өч өлешкә бүленгән.
Җәмәгатьчелек бу яңалыкны уңай кабул иткән. Социологлар Исламны мәктәптә өйрәнү мөселман балаларына үз динен яхшырак белергә һәм киләчәктә радикаль төркемнәр идеологиясенә иярмәскә ярдәм итәчәк. Исламны, башка диннәр белән беррәттән, мәктәп программасына кертү факты Исламга хөрмәт турында сөйли, дип хәбәр итә Инфо-Ислам.