
Видеоны караучылар Идел буенда Ислам диненең таралуы, Үзбәк хан идарә иткәндә Алтын Урда җирлегендә Ислам динен кабул итү чоры, татар традицияләрендә Ислам динен кабул итү вакытында милли үзенчәлекләр белән таныша ала.
Шулай ук видеолекциядә ислам һәм капитализм, хатын-кыз һәм дин, диндә яңалык һәм мөселман җәмгыятендә билгеле татар мәгърифәтчеләренең роле турында мәгълүмат бирелә.
Видеолекциянең хронометражы - 25 минут.