Җыенда төрле илләрдән, шул исәптән Татарстаннан да иллеләп галим катнашкан. Чараның төп максаты соңгы елларда бу өлкәдә яна ачышларга, тикшеренүләргә нәтиҗә ясау, гомумән, галимнэрнең фикерен барлау, дискуссиялэрдэ катнашу булган.
Азат Ахунов хәбәр иткәнчә, конференциядә дискуссияләр бик кызу булган. Чыгышларда теге яки бу мәсьәләгә карата төрле карашлар чагылыш тапкан. Аның күзәтүләре буенча, Көнбатыштагы фән күбрәк теориягә корылган. "Ә безнең галимнәр әлегә конкрет әйберләр турында сүз алып барудан туктамый. Конкрет чыганакларны куллана", - диде галим.
Римма Гатина.