Китапта "традицион ислам" төшенчәсенең мәгънәсе аңлатыла, Россиядә Исламны тоту үзенчәлекләре, аның уникаль феноменнары ачыла. Бигрәк тә Исламның төбәкләрдәге формаларының дини-фәлсәфи яктан дәлилләнүе Ислам традициясенең аерылгысыз өлеше буларак карала.
Сөйләшүдә ТР Фәннәр академиясенең Ислам тикшеренүләре үзәге вәкилләре катнашты. Кулъязма галимнәр тарафыннан югары бәя алды. Аерым бүлекләр буенча кисәтүләр ясалды.
Китап 2016 ел ахырына кадәр нәшер ителер дип көтелә. Бу хакта Татарстан мөфтиятенең рәсми сайты хәбәр итә.