Акыл фабрикасы: бөек темаларга вак уйланулар

18 декабрь көнне Казан Кремлендә "Татар халкы һәм Татарстан республикасы дәүләтчелек тарихы" музеенда “Бөек темаларга вак уйланулар” темасына “Акыл фабрикасы” белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбенең лекториясе узачак. Бүгенге көнгә кадәр Ислам диненең үсеш этаплары хакында, дини агымнар һәм мөселманнарның сирәк тарихи фотолары белән танышачакбыз.

БӘЙЛЕ
2016 Дек 15. Фото:facebook.com/akilfabrikasi

Сәясәт фәннәре кандидаты, Мәрҗани фондының ислам тикшеренү үзәгенең фәнни җитәкчесе, Русия фәннәр академиясенең Шәркыят институты фәнни хезмәткәре Илшат Сәетов - "Ислам: Хира мәгарәсеннән смартфон кушымталарына", КФУның Татарстан тарихы, археология һәм этнология кафедрасы ассистенты Илдар Шәфыйков - "Милләтлек һәм Ислам: тәңгәллек, тел, кадимчеләр и җәдитчеләр”, Европа университеты профессоры Альфред Бустанов - "Хатларда милләт язмышы", ТР Фәннәр Академиясе Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтытың этнология тикшеренү бүлеге фәнни хезмәткәре Динә Гатина-Шәфыйкова «Татстайл» бүген һәм иртәгә: мода мәдәният һәм дин белән ничек бәйләнгән" дигән темаларга лекцияләр укыячак.

Шулай ук ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимовның видеолекциясе тәкъдим ителәчәк.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе