Мөселман йортына кунак килә яки мөселман кинофестивалендә тәңречелек турында фильм ничек җиңде?

Якут режиссерлары тарафыннан төшерелгән “Дөһөгөй тәңресе” (“Божество Дьесогой”) тулы метражлы нәфис фильмы быел Халыкара мөселман киносы фестиваленең иң яхшы режиссура номинациясендә төп бүләкне алгач, күпләр аптырап калгандыр. Аны чын мәгънәсендә нәфис фильм дип атау да кыен. Ул документаль һәм нәфис фильм гибриды.

БӘЙЛЕ
2016 Сен 20. Фото:kazan-mfmk.com

“Тәңречелек яңарышын пропагандалаган бу фильм мөселман киносы фестивалендә ничек җиңеп чыккан?” – дип аптыраучылар арасында мин дә бар идем. Хәер, алай дисәң, каршылыклы уйлар картинаны “Родина” кинотеатрында караганда ук туган икән. Янымдагы бер мөселман апасының (без аның белән “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә бер төркемдә укыган идек): “Бу нинди мөселман киносы булсын инде?” - дип аптырап утыруы каршылыкны көчәйтте генә. Бәлки башта ук, сорауны катгыйрак итеп: “Бу фильм мөселман киносы фестивалендә ничек җиңеп чыккан?” – дип түгел, ә “Конкурс программасына кертелә торган фильмнарны сайлап алу комиссиясе әлеге картинаны ник уздырган?” - дип куярга кирәктер. Ул мөселман тамашачысы өчен кызыклы түгел (һәрхәлдә бу фильмны махсус карарга килми инде), мөселманнар һәм Ислам турында да түгел.

Алдагы елларда “Кинофорумда нинди кинотасмалар күрсәтү кирәк?” дигән сораулар (ССЫЛКА) еш бирелде. Бу сорауга җавабы да гади генә кебек. Мөселман киносы фестивале булгач, мөселманнар һәм Ислам турында инде. Бигрәк тә “кинофорум Россия һәм дөнья җәмәгатьчелегендә ислам һәм мөселманнар турында объектив караш тудыру максатын куя” дип сөйләп торганда (Кызганыч, бу фикернең кем тарафыннан әйтелгәнлеге генә истә калмаган).

Мөселман киносын бөтен гаилә белән утырып карап булырга тиеш

2011 елда фестиваль номинацияләренең берсендә бүләккә лаек булган актриса Сибиль Кикелли белән бәйле гаугадан соң (ул гауганың нидән гыйбарәт булуы турында сөйләп тормыйбыз, фестивальне күзәтеп баручылар аны хәтерли булыр) кинофестивальне оештыру нечкәлекләренә карата аеруча игътибар артты, фильмнарны сайлап алу комиссиясенә дин әһелләре кертелде. 2012 елда матбугат очрашуында ул чакта әле РИИ проректоры, Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр Советы рәисе Рөстәм хәзрәт Батров: “Без мөселман мәдәнияте мәнфәгатьләренә хезмәт итүче, мөселман мәдәнияте кыйммәтләрен пропагандалаучы, тамашачыларны рухи эзләнүләргә, тормышы турында уйланырга этәрүче фильмнар турында сүз алып барырга тиешбез”, - дип белдерде” дип язганмын мин.

Р.Батров ул чакта, “мөселман киносы” төшенчәсенә билгеләмә биреп:

“Без үзебез өчен бу фильмнар мөселман мәдәнияте кыйммәтләрен чагылдырырырга тиеш дигән критерий булдырдык. Бу һәрвакытта да ислам киносы булмаска да мөмкин. Ислам киносы – ул ничек булырга тиешлек турында. Ә мөселман киносы мөселманның көндәлек тормышы, мөселманнар һәм мөселман илләре хакында, мөселманнар эшләгән фильмнар. Бер сүз белән әйткәндә, бу киноны бөтен гаилә белән утырып карап булырга тиеш. Өстәвенә аның мөселман төсмерле булуы зарур.

Картиналарда “ятак” һәм башка шундый ислам кануннары бозылган күренешләр булса, без мөселман мәдәнияте кыйммәтләрен пропагандалаучы фестивальдә бу киноларны күрсәтү дөрес булмас дигән фикергә килдек, мондый эшләрне үткәрмәскә тырыштык”, - дигән фикер белдергән иде.

Нигә ул тәмәке тарта яки киң аудиториягә кызыклы фильмнар мөселманнарга кызыклымы?

Быел да кинофорумда теге яки бу фильмны карый башлау белән, аны Ислам белгечләре тарафыннан яңгыратылган “мөселман киносы” критериена кертеп карадым, уйландым. Әле аңарчы ук фестивальне оештыручыларның: “Алдагы еллардан аермалы буларак, агымдагы ел конкурс программасына кертелгән фильмнар фестивальне үз иткән тамашачы өчен генә түгел, киң аудиториягә кызыклы булачак”, - дигән сүзләр сагайткан иде билгеле.

“Родина” кинотеатрында “Дөһөгөй тәңресе” фильмын күрсәтү тәмамлангач та, тамашачыларның берсе төп герой турында: “Нигә ул тәмәке тарта?” дигән сорауны кабыргасы белән куйды. (Әмма ул кинофильмнар турында мәгълүмат бирелгән китапчыкта “Дөһөгөй - балалар кебек беркатлы, таудан челтерәп аккан инеш кебек пакъ” дип тасвирлана). Төп режиссер С.Потапов Венгриядә булу сәбәпле, кинофестивальдә монтаж буенча режиссер Петр Карсагов катнашты. Ул бу сорауга җавап бирә алмады, сүз шунда тәмамланды. Картинада сораулар тудырган урыннар бу гына түгел, әлбәттә. Бер төркем егетләрнең төп геройны кыйнап ату күренеше дә күңелдә ризасызлык уята. Мистикага корылган сәер кинофильмны аңлап каравы да авыр.

“Сез бу фильм белән нәрсә әйтергә теләдегез? Мәгънәсе нидә?” дигән сорау да Петр Карсаговны аптырашта калдырды.

“Мин берни дә әйтергә теләмәдем”, - диде ул, елмаеп. Алай да, фикерен җыеп: “Сергей әйтүенчә, аның мәгънәсе - яңарыш кичерү чорында тәңречелеккә кире кайту... Тәңречелек бөтен Евразия даласында бик тә көчле дин булган. Аны кире кайтару мөмкин хәл. Төрки халыкларда ул булган, бар. Яңарыш чорында күпмедер кеше булса да Аллага ышана һәм ышаначак. Аларны никадәр генә моннан кире кайтарырга тырышсалар да.

Кешеләрнең кулларын күтәреп торуы кояштан энергия алуы Дөһөгөйнең тәңресен тормышка кайтара. Бу күренеш - минем өчен тәңречелек диненең яңарыш кичерү символы”, - диде.

Без: “Бу фильм ничек монда килеп эләккән дә, ничек конкурс программасына сайлап алынган?” - дип баш ватканда, якутларның инде моңа җавабы әзер.

“Фильм монда сайланып алынгач, мин бу бит мөселман киносы фестивале дип бик аптырадым. Бу фильмда мөселманлыкка кагылышлы берни дә юк дип әйтеп була. Ул монда нишләп катнашырга тиеш дигән сорау туа. Әмма минем карашка, Сергей карашынча, картина Евразия җирлегендәге төрки халыкларны (анда Татарстан да һәм башкалар да керә) кайчандыр борынгы ышану – тәңречелек берләштергәнгә) сайлап алынгандыр”, - диде П.Карсагов, авырдан гына.

Миңа калса, С.Потаповның “Дөһөгөй тәңресе” фильмының мөселман киносы фестивалендә күрсәтелүе – гап-гади пропаганда. Тәңречелекне пропагандалау. Мин бу фикергә кинофильм тәмамлангач алып барылган сөйләшүләрне анализланганнан соң килдем.

“Әгәр Татарстанда ислам һәм православие гармонияле яшәсә, Якутиядә православие һәм традицион ышану яши. Ул ышануларның кайсыберсе гасырлар төпкеленнән килә. Менә бу фильм берничә оператор тарафыннан Якутиядәге мөһим бәйрәмнең берсендә (сүз җәйне каршы алу бәйрәме Ыасах турында бара – ред.) төшерелде. Ул яңа ел, Сабантуй һәм Наүрүзгә ошаган. Менә шул чынбарлык мохиткә ике актер керешкән, алар метафорик тарихны уйный”, - диде кино белгече, кино тәнкыйтьчесе Сергей Анашкин.
Алайга калса, Татарстан режиссерлары да Сабантуй бәйрәмен төшереп, аның аша бер тарихи вакыйганы тасвирлап, төрле кинофестивальләрдә аны пропагандалап йөри ала.

Әле шунысы искә төшеп китте: 2012 елда фестивальгә килгән “Тәңре” фильмы конкурс программасына кертелмәде. Әлеге фильм бер кешенең рухи эзләнүләре һәм тәңречелеккә килүе турында сөйли. “Кешенең наркомания белән тәңречелек арасыннан икенчесен сайлап алуы яхшыдыр да, әмма тәңречелек христиан диненнән, исламнан да өстенрәк итеп күрсәтелә. Мөселман кинофестивале контекстында бу фильмны күрсәтү бик үк логикага ятышлы түгел”, - дип белдергән иде Рөстәм Батров.

Конкурс программасында сорау тудырган кинокартиналар С.Потаповның “Дөһөгөй тәңресе” фильмы белән генә бетми билгеле. Сербиядән режиссер Вук Ршумовичның “Үксез бала” (бу фильм фестивальдә “Иң яхшы сценарий” номинациясендә танылды), Казахстаннан режиссер Досхан Җолҗаксыновның “Кунанбай” нәфис фильмнарында Ислам кануннарына каршы килә торган күренешләр бар. Бу фильмнарны һич тә бөтен гаилә белән утырып карап булмый инде. “Үксез бала”да, мәсәлән, фильм барышында мөселманнар һөҗүм итәләр, мөселманнар явыз кешеләр дип гел әйтеп торалар. Мөселманнар яулап алучылар һәм явыз кешеләр ролендә бирелә. Шулай ук яшьләрнең тартуы, эчүе, үбешүе, төнге клубта ярымшәрә бию күренешләре бернинди кысага да сыймый. Досхан Җолҗаксыновның “Кунанбай” кинокартинасында ярымшәрә кыз образы да соклану хисләре уятмый.

Фильмнарны сайлап алганда, дин әһелләре катнашканмы-юкмы?

Үзем шушы кинолар турында язам, ә үзем “Бу фильмнар ничек мөселман киносы фестиваленең конкурс программасына эләккән соң? Дин әһелләре нәрсә караган?” дигән сорауны бирәм. Алдарак әйтеп киткәнчә, 2012 елда сайлап алу комиссиясе эшендә Татарстан мөфтияте, Голәмәләр шурасы әгъзалары катнашып, теге яки бу кинотасмага карата үз фикерен белдергән иде. “Быел конкурс программасына кертелә торган фильмнарны сайлап алу комиссиясендә дин әһелләре бар идеме?” дигән сорауны мин фестивальнең матбугат үзәгенә юлладым. Миңа аннан “Фильмнарны сайлап алганда, Дирекция ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән киңәшләшә” дигән җавап килде. Сорауны тагын да конкретлаштыру – сайлап алу эшендә кемнәр катнашканлыгын белү өчен, мин фестивальнең арт-директоры Альбина Нәфыйгова белән элемтәгә кердем. Аннан “Коллегиаль рәвештә. Сәнгать әсәрендә яки геройга бәйле рәвештә дини мәсьәләләрдә сораулар туган очракта, без ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән киңәшләшәбез” дигән җавап алдым. Ул мисалга быел фестиваль башланган көнне күрсәтелгән режиссер М.Мәҗидинең “Мөхәммәд – Аллаһ илчесе” фильмын (бу фильм конкурс программасында түгел иде – ред.) китерде. Альбина Нәфыйгова белән сөйләшүдән шул аңлашылды: хәзер дин әһелләре фестивальгә килгән барлык кинокартиналарны да карамый. Бу конкурска килгән фильмнарның күплеге, аларның төрле телләрдә булуы һәм профессиональлек (кинематография мәсьәләләрен белеп бетермәү) белән бәйле.

Әле матбугат үзәгеннән җавап килгәнче, мин алдагы елларда сайлап алу комиссиясендә эшләгән Татарстан мөфтиенең урынбасары Рөстәм Батров белән сөйләшкән идем. “Быел мөселман кинофестивале фильмнарын сайлап алу комиссиясендә дин әһелләре бар идеме? Сез белмисезме? Гадәттә анда башка елларны Голәмәләр Шурасыннан белгечләр була иде” дигән соравыма мондый җавап килде. “Пәйгамбәр турында фильмны карадык. Экранга Голәмәләр Советының бәяләмәсен фильм башланыр алдыннан экранга чыгардылар. Калганын белмим”, - диде ул.

Алдагы елларда фестивальнең сайлап алу комиссиясе әгъзасы, ул вакытта Россия каналында чыгучы “Мөселманнар” тапшыруы җитәкчесе Василий Антипов сайлап алу комиссиясенең фикерләре белән Голәмәләр Советыныкы килешкәнлеген хәбәр итеп:

“Бу фестивальнең этик нормалары бар. Казан фестивалендә “хәләл кино” күрсәтәләр дигән фикер яшәп килә. Без бу нормаларны исәпкә алырга, чикне үтеп чыкмаска тырыштык. Үзебез тәкъдим иткән исемлеккә шәрә хатын-кызлар, оятсыз күренешләр, ачыктан-ачык агрессия булган фильмнар кермәде”, - дигән иде, ислам белгечләре киңәшләшеп эшләү практикасының алга таба да дәвам итәчәгенә өмет итеп.

Кайберәүләр: “Ник бәйләнәсең инде шул фильмнарга? Мөселманнар турында булмаса да, гомумкешелек кыйммәтләрен пропагандалый, гуманлылык турында бәян итә (Мәсәлән, “Үксез бала” – шундыйлардан. Анда урманнан табып алынган малайны “кеше итү” вакыйгасы тасвирлана)”, - дип әйтергә дә мөмкиннәр. Мондый фикер белән килешмәскә рөхсәт итегез. Әгәр без фестивальнең конкурс программасына кертелгән фильмнарны бу критерийларга гына кайтарып калдырабыз икән, аның мөселман кино фестивале исеме астында узуы нигә кирәк? Асылын югалткач. Аннан соң кинофорумның РФ мөфтиләре Советы тарафыннан гамәлгә куелуын, аның эгидасы белән үткәрелүен дә онытмаска кирәк. Ислам кануннарын боза торган күренешләр кергән фильмнарга фестивальдә һич тә урын булмаска тиешлеге ачык аңлашыла ләбаса.

Кино карарга да бит нигездә яулыклылар, мөселманнар килә. Алар башка илләрдәге мөселманнарның мәдәниятләре, тормыш-көнкүреше белән танышырга тели. Фестивальгә даими йөри торган тамашачының кинофорум турындагы фикере үзгәрә башлады. Тамашачы быел фильмнарның узган елларга караганда кайтышрак булу, алай гына түгел, фестивальдә сүгенү сүзләре, исерткечләр, көчләү, талау һ.б. шундый күренешләр кергән кинокартиналарның күрсәтелүенә исе китә. Бер сүз белән әйткәндә, халык “мөселман киносы” дип, алданып килә һәм алданып кайтып китә.

Ябылыш тантанасында фестиваль барган көннәрдән, кинозаллардан тамашачыларның фотосурәтләрен күрсәттеләр. Билгеле инде игътибар яулыклыларга юнәлтелде. Әгәр алга таба да кинофорумда Ислам кануннарына каршы килә торган күренешләр булган картиналар күрсәтелә икән, бу яулыклыларның эзе дә калмаячак, күрсәтергә фотосурәт тә булмаячак.

Түшләр ачык яки дресс-кодка таләпләр ник йомшарган?

2011 елда фестиваль номинацияләренең берсендә бүләккә лаек булган актриса Сибиль Кикелли белән бәйле гаугадан соң (ул гауганың нидән гыйбарәт булуы турында сөйләп тормыйбыз, фестивальне күзәтеп баручылар аны хәтерли булыр) кинофестивальне оештыру нечкәлекләренә карата аеруча игътибар арткан иде. Бу фильмнарны сайлап алуга гына түгел, хәтта фестивальгә чакырыласы кунакларның шәхесенә һәм хәтта ки аларның киемнәренә дә кагылды.

Шул ук 2012 елда матбугат очрашуында журналистларны фестивальгә килгән кунакларның киемнәре, өс-башына кагылышлы мәсьәлә дә (дресс-код) кызыксындырган. Моңа җавап итеп актерларны чакыру белән шөгыльләнүче А.Нәфыйгова: “Менә фестивальне мөселманның йорты дип күз алдына китерик. Анда кунак килде, ди. Әгәр кунак зыялы икән, ул мөселманга ошамаган киемдә килмәячәк”, - дип җавап биргән иде. “Дресс-кодка килгәндә, без, әлбәттә, кунакларның тышкы киемнән һәм уралган шарфлардан булу-булмавын күзәтәчәкбез”, - дип ышандырган иде пиар директор.

Ә быел исә кием мәсьәләсе дә фестивальнең ябылыш тантанасына килүчеләрдә канәгатьсезлек тудырды. Кунакларны каршы алып торучы җырчы Алсу Әбелханованың - декольтелы күлмәктән, актриса Елена Лядованың иңбашлары ачык күлмәктән, җырчы Алинә Шәрибҗанованың бер иңбашы ачык күлмәктән булуы 2012 елда “дресс-код”ка карата әйтелгән сүзләрнең “җилгә очканлыгы” турында сөйли түгелме соң? Тантананы алып баручы актриса Нонна Гришаеваның күлмәге күңелгә бик ятышлы (дизайнер З.Бабаджанова коллекциясеннән) булса да, сәхнәдәге бер күренеш күңелне кырды. Сәхнәнең түренә Н.Гришаеваның фильмографиясе эленгән иде. Мөселман киносы фестивален оештыручылар анда әллә ялгыш, әллә наруш Гришаева героинясының ярымялангач (иңбашларын ачып, простыняга төренеп утырган) фотосурәтен урнаштырган иде. Кирәк бит шундый башсызлыкны эшләргә!

Аннан соң тантанада мөселман киемнәре коллекциясен тәкъдим итү дә бик үк аңлашылып бетмәде. Исламда, гомумән, хатын-кызга, буй-сынын күрсәтеп, ир-атлар алдында йөрү хупланмый. Ә монда... Һичшиксез, мөселман хатын-кызы үзен модельләр сәхнәдә тотканча томый инде. Ә бит Ислам динендә булмаган кешеләрдә мөселманнар турында дөрес фикер калмаска мөмкин. Кинофестиваль белән дә шул ук хәл.

Әгәр без мөселман кинофестивале аша Казанны һәм Татарстанны популярлаштыру максатын куябыз икән, монда оештыру эшләренең энәсеннән җебенә кадәр уйланылган булырга тиешлеге бәхәссез. Артистларның нәкъ менә халыкара мөселман фестиваленә килүләре турында ныклап төшендерү дә зарар итмәс. Мөселман йортына нинди кунак килүе күп очракта үзебездән тора бит...

Язманы Римма ГАТИНА әзерләде.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе