Фильм “Әл-Мәрҗани” Ислам мәдәнияте үзәге” кино студиясендә төшерелгән, продюсеры – Мансур хәзрәт Җәләлетдин.
Әлеге картина Казанның иң борынгы мәчетләреннән берсе булган “Мәрҗани” мәчете, аның тарихы, традицияләре һәм анда төрле елларда хезмәт иткән шәхесләр турында сөйли.
Фильмның режиссеры, сценарие авторы, операторы һәм монтаж ясаучы Ренат Хәбибуллин 1984 елда туган. Мәскәүдә Сценаристлар һәм режиссерларның югары курсларын тәмамлаган (А.Сурикова, В.Фокин остаханәсе). Казанда яши һәм эшли.