Казан Кремлендә күрсәтеләчәк Ислам һәм мәшһүр мөселманнар турында фильмнар кергән программада үзгәрешләр бар

Без Ислам, мөселманнар һәм мөселманнар тормышындагы кызыклы вакыйгаларга багышланган фильмнарны Казанда 5-11 сентябрьдә узачак XII Халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында конкурстан тыш программаларда да карарга мөмкин булачак дип хәбәр иткән идек. Бүген Казан Кремлендә “Эрмитаж-Казан” үзәгендә булачак программага үзгәрешләр кертелүе билгеле булды.

БӘЙЛЕ
2016 Сен 03. Фото: islam.ru

Казан Кремлендә “Эрмитаж-Казан” үзәгендә “Инанырга һәм белергә” дип исемләнгән программа, алдан хәбәр иткәнчә, 5-6 сентябрь көннәрендә түгел, ә 6 сентябрьдә генә күрсәтеләчәк. Бүген “Эрмитаж-Казан” үзәгендә кинофильмнарның көндезге сәгать 11дән 12гә кадәр барачагын әйттеләр.

Әлеге программа режиссер Али Абдулсәлимовның “Үксез” фильмын (Россия), Саррураның “Өйләнешербез... Әгәр Аллаһ теләсә” фильмын (Тунис), Зөфәр Хәйруллинның “Аллаһ ихтыяры буенча” фильмын (Татарстан), Вилүрә Исәндәүләтованың “Тәүбә” фильмын (Башкортостан), Рудамир Абдулинның “Имам” фильмын (Россия), Франсуа Конденың “Тынычлык дине. Ислам” фильмын (Беларусь), Алексей Китайцевның “Иман” фильмын (Россия) тәкъдим итә.

Ислам дөньясындагы күренекле шәхесләргә багышланган картиналарны да бу программа кысаларында карап булачак. Казанның Кабан арты мәчетенең милли җанлы имамы Исхак Лотфуллинга багышланган “Исхак хәзрәт Лотфуллин. Хезмәттә узган гомер” дип аталган фильмны режиссер Ренат Хәбибуллин төшергән. Алексей Китайцевның “Патшаларга кылыч. Фәрит Сәйфел-Мөлеков” дигән картинасы Үзбәкстанда туып үскән татар, халыкара аренада танылган журналист, Көнчыгышны өйрәнгән белгеч Фәрит Сәйфел-Мөлеков турында бәян итә.

Римма Гатина.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе