Быел Халыкара мөселман киносы фестивале ислам үсеше, сугыш, иммигрантлар, бәйсезлек һәм суверенитет кебек темаларны колачлый. Тамашачы Литвада,Франциядә һәм Белоруссиядә диннең ничек таралуы һәм яшәеше турындагы кинотасмаларны тамаша кыла алачак, дип ышандыра оештыручылар.
Фестивальгә 700дән артык заявка килде. Тәүге тапкыр Литва һәм Чили кинематографистлары кинофорумда катнашырга теләк белдерде.
Мәртәбәле форум бүләкләренә 33 илдән 60 фильм дәгъва итә. Алар конкурс программасы кысаларында “Тулы метражлы нәфис фильм”, “Кыска метражлы нәфис фильм”, “Тулы метражлы документаль фильм”, “Кыска метражлы документаль фильм” номинацияләрен колачлый. Россиянең яшь режиссерлары альманахларын исә “Яшь Россия” номинациясендә күреп булачак. Фестивальне оештыручылар тамашачыларны Казанның “Родина” һәм “Мир” кинотеатрларында көтеп кала.
Фестивальнең “Тулы метражлы нәфис фильм” номинациясендә Россиядән якут режиссеры Сергей Потаповның «Божество Дьесегой» фильмы да бар. “Кыска метражлы нәфис фильм” номинациясендә Татьяна Астапова “Өйгә юл” һәм Таңсулпан Буракаева “Ике күрше” фильмнарын тәкъдим итә. Шулай ук Россия кинематографистларының Испания, Норвегия-Финляндия кебек илләрнең кино төшерүчеләре белән берлектә иҗат иткән кинотасмалар да җитәрлек. Мәсәлән, Мәсәлән, «Лев Толстой и Махатма Ганди» фильмы Россия-Һиндстан тандемында төшерелгән.
Татарстан режиссерларының эшләре “Тулы метражлы документаль фильм”, “Кыска метражлы документаль фильм” номинацияләренә кертелде. Без Ренат Хәбибулинның “Мәрҗани мәчете. Гамәлгә ашкан традицияләр тарихы” һәм Руслан Вәлиевнең "ЗК" фильмнарын тамаша кыла алачакбыз.
Россия кино төшерүчеләренең хезмәтләре «Анимацион фильм» номинациясендә бик күп тәкъдим ителә. Татарстаннан Сергей Киатровның “Мирас угы” дип аталган мультфильмын карый алачакбыз. “Яшь Россия” номинациясендә Светлана Калина һәм Айдар Шәрипов фильмнары катнаша.
Фестивальдә, төп программадан тыш, конкурстан тыш һәм башка программалар да каралган. "Аларда Россия киносы елы, Габдулла Тукай юбилее, күп еллар элек төшерелгән кинога акцент ясала", - ди фестивальнең арт-директоры Альбина Нафигова. Шулай ук Европа киносы һәм кыска метражлы фильмнарны күрсәтү дә көтелә.
Фестивальнең конкурс программасы кысаларында күрсәтеләчәк фильмнар исемлеге белән kazan-mfmk.com сайтында танышып була.