Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында фестивальнең арт-директоры Альбина Нәфыйгова хәбәр иткәнчә, тамашачы әлеге фильмнарны 5-6 сентябрь көннәрендә Казан Кремлендә булачак “Инанырга һәм белергә” дип аталган программада күрә алачак.
Аерым алганда, Казан Кремлендә “Эрмитаж-Казан” үзәгендә әлеге программа режиссер Али Абдулсәлимовның “Үксез” фильмын (Россия), Саррураның “Өйләнешербез... Әгәр Аллаһ теләсә” фильмын (Тунис), Зөфәр Хәйруллинның “Аллаһ ихтыяры буенча” фильмын (Татарстан), Вилүрә Исәндәүләтованың “Тәүбә” фильмын (Башкортостан), Рудамир Абдулинның “Имам” фильмын (Россия), Франсуа Конденың “Тынычлык дине. Ислам” фильмын (Беларусь), Алексей Китайцевның “Иман” фильмын (Россия) тәкъдим итә.
Ислам дөньясындагы күренекле шәхесләргә багышланган картиналарны да бу программа кысаларында карап булачак. Казанның Кабан арты мәчетенең милли җанлы имамы Исхак Лотфуллинга багышланган “Исхак хәзрәт Лотфуллин. Хезмәттә узган гомер” дип аталган фильмны режиссер Ренат Хәбибуллин төшергән. Алексей Китайцевның “Патшаларга кылыч. Фәрит Сәйфел-Мөлеков” дигән картинасы Үзбәкстанда туып үскән татар, халыкара аренада танылган журналист, Көнчыгышны өйрәнгән белгеч Фәрит Сәйфел-Мөлеков турында бәян итә.
Казан Кремлендә шулай ук Ислам мәдәнияте музеенда 5-11 сентябрь көннәрендә шулай ук “Ислам һәм мәгърифәт” дип аталган программа оештырыла. Фильмнар “Россия горурлана торган мөселманнар” дигән шигарь белән тәкъдим ителә.
Алар мәгърифәтче, нәшир, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, педагог, әдип Исмәгыйль Гаспралы, авиаконструктор Хәйдәр Мусин, совет дипломаты, совет Россиясенең гарәп илләрендәге беренче вәкаләтле вәкиле Кәрим Хәкимов, тарихчы-галим, көнчыгыш телләре белгече Хөсәен Фәезханов, Дагыстан җәмәгать эшлеклесе, тарихчы, шагыйрь, мәгърифәтче, Ислам хокук белгече Гасан Алкадари, гвардия полковнигы, Советлар берлеге герое, чечен Мовлид Висаитов, патша армиясе генерал-лейтенанты, Россия хәрби разведкасы җитәкчеләреннән берсе, дистә меңләгән Россия мөселманнарына хаҗга юл ачкан Габдулгазиз Дәүләтшин, Россия һәм Кыргызстан Герое, балачактан Коръән укыган, изге китапны үзе белән ике тапкыр космоска алып менгән космонавт, үзбәк Салидҗан Шәрипов язмышларын ача, Беренче бөтендөнья сугышының милли үзенчәлекләре хакында сөйли.
Әлеге фильмнар нон-стоп режимында халык соравы буенча күрсәтелә.
Римма Гатина.