Әлеге картина Казанда “Мир” кинотеатрында бер төркем кино белгечләренә һәм дин әһелләренә 3 августта ук күрсәтелгән иде. Аннан бу фильм буенча ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр советы әгъзалары да фикер алышты.
Ул вакытта фестивальне оештыручылар “Мөхәммәд – Аллаһ илчесе” фильмы форум ачылган көнне яисә фильм-очрашу форматында күрсәтелергә мөмкин, дип белдергән иде. Бүген картинаның фестиваль ачылган көнне күрсәтеләсе билгеле булды.
Әлеге вакыйга турында тәфсилле мәгълүматны соңрак тәкъдим итәрбез. Безнең сайттагы яңалыклар белән танышып барыгыз.
Римма Гатина.