
Фестивальне оештыручылар конкурстан тыш программага кертелгән әлеге фильмның 5 сентябрьдә "Родина" кинотеатрында 3 нче залда - көндезге сәгать икедән кичке сәгать биш туларга ун минутка кадәр (14.00-16.50), 4 нче залда кичке сәгать дүрттән җиде туларга ун минутка кадәр (16.00-18.50) күрсәтеләчәген хәбәр итә. Фильм 178 минут бара, 2015 елда чыгарылган.
Әлеге картина Казанда “Мир” кинотеатрында бер төркем кино белгечләренә һәм дин әһелләренә 3 августта ук күрсәтелгән иде. Аннан бу фильм буенча ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр советы әгъзалары да фикер алышты.
Ул вакытта фестивальне оештыручылар “Мөхәммәд – Аллаһ илчесе” фильмы форум ачылган көнне яисә фильм-очрашу форматында күрсәтелергә мөмкин, дип белдергән иде. 19 августта картинаның фестиваль ачылган көнне күрсәтеләсе билгеле булды.
Әлеге фильм турында тәфсилле мәгълүматны соңрак тәкъдим итәрбез. Безнең сайттагы яңалыклар белән танышып барыгыз.
Римма Гатина.