АКШ галимәсе Лилия Кәримова: “Конференциядә катнашучыларны Коръән укыган күрмәүче малай фотосурәте тетрәндерде”

Күптән түгел генә Швециядәге борынгы Уппсала шәһәре университетының Россия һәм Евразия тикшеренүләре үзәгендә "Россиядә исламның торышы" дигән халыкара конференция узуы турында хәбәр иткән идек. Анда якташыбыз, тумышы белән Яшел Үзән шәһәреннән булган, хәзерге вакытта Америка кушма штатларында гомер итүче һәм фән белән шөгыльләнүче Лилия Кәримова да катнашты. Ул җыенда “Ярдәм” мәчете эшчәнлеге турында чыгыш ясаган.

БӘЙЛЕ
2016 Окт 18. Фото: Азат Ахунов

Лилия Кәримова 2009-2016 елларда “Ярдәм” мәчете (элегрәк “Сөләйман” мәчете) хезмәткәрләре, мәхәллә кешеләре, партнерлары белән әңгәмәләр эшләгән, күзәтүләр алып барган. Аның чыгышы шушы әңгәмәләр һәм күзәтүләр нигезендә язылган.

Хәйрия эшеннән – Татар Исламына

Лилия Кәримова фикеренчә, “Ярдәм” мәчете Татарстанда һәм Россиядә генә түгел, хәтта чит илләрдә дә уникаль булып тора. “Мин үз чыгышымда төп игътибарны “Ярдәм” мәчетенең ярдәмгә мохтаҗ кешеләр – инвалидлар, авырулар, мохтаҗлар, күп балалылар – бүгенге көндә яшәргә авыр булган һәм башка җирдән ярдәм килмәгән затлар белән эш алып баруына юнәлттем. “Ярдәм” фондының хәйрия эшчәнлеге тарихы һәм күрмәүчеләр өчен тернәкләндерү үзәге турында сөйләдем. Бигрәк тә Илдар хәзрәт Баязитовның һәм Мәликә ханым Гыйльметдинованың кайчандыр бу эшне юк урында (с нуля) башлауларын ассызыклап үттем”, - диде Л.Кәримова.

Галимә конкрет мисаллар нигезендә мәчетнең эшчәнлеге рәсми затлар тарафыннан хуплануы һәм мәчет җитәкчелегенең республиканың иҗтимагый һәм сәяси тормышында актив катнашуын бәян иткән. Чыгышының соңында Лилия Кәримова күпмедер дәрәҗәдә шушындый хезмәттәшлеккә күрә, “Ярдәм” мәчете һәм хәйрия фондының үз эшчәнлеген җәелдереп җибәрә алуын, Татарстанның тормышчан мисаллар аша “татар Исламы”ның ничек булырга мөмкин икәнлеген күрсәтүен әйткән.

Конференциядә катнашучыларны Коръән укыган күрмәүче малай фотосурәте тетрәндергән

Лилия Кәримованың әлеге чыгышы конференциядә катнашучыларда зур кызыксыну тудырган. Хәтта “Татар милләтендәге рәсми зат мәчеткә йөрсә һәм аңа кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтсә, диннең дәүләттән аерылганлык принцибы бозылмыймы?” дигән сорау да бирелгән. Л.Кәримова: “Ул Россия Президенты Владимир Путин православие храмына барганда ни дәрәҗәдә бозылса, монда да шул дәрәҗәдә бозыла, - дип җавап биргән. - Россиядә бүгенге шартларда дин һәм дәүләт эшлеклеләренең үзара бәйләнешләре гомум кабул ителгән норма булып тора”.

Аннан соң да, галимә янына берничә кеше килеп, чыгышны йотлыгып тыңлауларын әйткән. Аларны бигрәк тә ТР Президенты Р.Миңнеханов “Ярдәм” мәчетенә килгән вакытта күрмәүче малайның Коръәнне Брайль әлифбасы буенча укыган фотосурәте тетрәндергән.

Конференциядә Лилия Кәримовадан тыш Юлия Прудникова да Россиядә хәйрия эше турында чыгыш ясаган. Үз чыгышында ул “Ярдәм” мәчетен Россия территориясендә булган мөселман хәйрия оешмаларының берсе дип билгеләп үткән.

Америкада ничек?

“Мин хәзерге вакытта Америкада дини хәйрия оешмаларының ни рәвешле эш алып баруы белән кызыксынам. Монда чиркәүләрнең мохтаҗларга ярдәм итүе билгеле. Хәтта Америкадан читтә булган бәла-казаларда зыян күрүчеләр өчен акча, азык-төлек һәм кием җыю максатыннан, акцияләр уздырырга мөмкин. Америкада “Ярдәм” мәчете кебек эш алып барган дини оешмалар (мәчетләр, чиркәүләр, синагогалар) бар микән? Алар бит максатчан рәвештә инвалидларга, күрмәүчеләргә, начар ишетүчеләргә ярдәм күрсәтергә тиеш. Әгәр дә мин бу хакта мәгълүмат таба алсам, укучыларыбыз белән бик шатланып бүлешер идем”, - диде Л.Кәримова “Татар-Ислам” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән сөйләшү вакытында.

Лилия Кәримова 2000 елда Казан дәүләт университетының роман-герман филологиясе факультетын тәмамлаган. 2006 елда Питтсбург университеты (Канзас штаты) магистры дипломын ала. 2013 елда мәдәниара багланышлар белгечлеге буенча Амхерст шәһәрендәге Массачусетс университетының фәлсәфә фәннәре докторы дәрәҗәсенә ия була.

Римма Гатина.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе