Алар өйләренә күңелләре көр килеш, биредә эстәгән белемнәре, алган күнекмәләре өчен шатланып-куанып кайтып китте. "Белем алу - энә белән кое казу", - диләр бит. Күрмичә кое казу - бер хәл, ә инде күрмичә бина эчендә дә, урамда да йөрергә өйрәнү, үзеңә кирәк ишекне ачып керү - анысы инде икенче хәл. Әнә бит ориентлашу буенча мөгаллимә Камәрия апа Тарасова: "Алар мәчетне турыпочмаклы корылма дип аңлаган. Хәзер инде аның кырлы-кырлы, катлаулы конструкция икәнлеген белделәр", - ди.