
Быел хаҗ кылу бик югары дәрәҗәдә оештырылган дип санала.
"Без хаҗ йолаларын үтәгән урыннарда кешеләрнең күпләп җыелып тору очракларын күрмәдек. Моннан тыш без быел Татарстан хаҗиларын, бернинди уңайлыклары булмаган "хаҗилар йортына" түгел, уңайлы кунакханәләргә урнаштырдык. Үз алдыбызга куйган бөтен максат-бурычлар уңышлы үтәлде", - дигән төркем җитәкчесе Марат Мәрдәншин.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, быел хаҗ кылучылар белән 15 табиб булды. (Моңа кадәр "ДУМ РТ Идел хаҗ" вәкилләре егермегә якын табиб барачак дигән мәгълүмат биргән иде). Алар арасында кардиологлар, терапевтлар һәм травматологлар бар иде. Табиблар да хаҗның бөтен йолаларын үтәде.
Билгеле булганча, быел күрмәүче мөселманнар өчен хаҗ оештыру мәсьәләләренә дә зур игътибар бирелде.