
Супер Тамада Гамил Нур: «Күбесе туй ясарга курка, никах кына ясыйлар»
Тиздән – август, димәк, туйлар ае якынлашып килә. Зур белгеч, яңалыкларны да, йолалаларны да белүче Супер Тамада Гамил Нур белән бик матур һәм иң отышлы туйлар, тамадалык эше турында сөйләштек. Сүз дә юк, Гамил абый гадел һәм төгәл итеп җавап бирде. Ә башка алып баручылар, тамадалар исә бик хәйләкәр: сорау биреп булмый, алар бары тик үз форматларын, үз ысулларын гына мактап утыра. Үзреклама белән шөгелләнәләр...
Туксанынчы елларда идея туды
– Гамил абый, Сез – Казанда хәләл туйлар үткәрә башлаучы беренче кеше идегез бугай?
– Әйе шундый фикер бар. Мин сиксәненче елларда аракысыз ячаралар ясый идем. Туксанынчы елларда туйлар китте.
– Ул вакыттан бирле күп нәрсә үзгәрдеме?
– Берара туйлар бизнесы бик киңәйде, ә хәзер тарайды. Кешеләрнең матди мөмкинлеге дә, туганлык җепләре дә тарайды. 25 ел элек туйларга ерак туганнарны, туганнан туганнарны, өченче буын туганнарны да чакыралар иде. Хәзер бәйрәмне әти-әни, үз туганнары белән генә ясау китте. Кунаклар саны кимеде. Рәсми рәвештә никахлашып тормаучылар да бар.
Никах плюс туй
– Бүген туйны никах белән бергә генә зурлап үткәрүчеләр дә күп.
– Әйе, анысы трендка әйләнде. Моны да минем «ноу-хау» дип әйтергә була. Ул мәсьәләдә пионер булдым. Сәбәбе – туйны аек итүне аклар өчен, аны никахка кушарга туры килде. Чөнки аркысыз туйга чакыру мәзәк иде, чакырып килгәне дә урамга чыгып эчеп керә иде. Ә никахта, аракы эчәргә ярамый, диеп әйтергә була иде. Ислам динен сайлаучы яшьләр моны тиз аңлады, исерек туганнарын, аз-маз салгалаучы танышларын туй урынына никахка гына чакыра башлады. Туй урынына никах ясау нормага әйләнде. 2005 елларда ул гаммәви итеп башланды. Аннары, ун елдан соң, икътисади сәбәп тә туды. Никахның бер өстенлеге бар бит – анда туйдагы купшылык кирәкми, чыгымнар аз. Биш мәртәбә арзангарак төшәргә мөмкин. Купшы туйлар азайды.
Тагын шундый үзенчәлек бар: уңышлы яки бай кешенең чакырылган кунаклары барысы да килә, ә проблемалы яки ярлы кешегә шактый кунагы килми. Банкрот туйлар шактый була башлагач, гади кеше уйга калды. Күп санлы купшы туйлар чоры узды.
– Хәзер, уңышлы кеше янында күбрәк йөрү үзеңә дә уңыш китерәчәк, диләр бит.
– Бу беркатлы караш. Уңышлы яки бай кешегә уңышсызлар ялагайландыру, бушлай яки арзанга эшләтү өчен генә кирәк. Тик шулай да чибәр, сәламәт, хәйләкәр карьеристлар яки аферист яшьләр арасында түрәләр, байларны аулау, аларга сыенып яшәү идеясы көчәйде. Монысы инде: кыргый капитализм ысулы. Ә без – социализмда тудык. Шуңа күрә миңа үзбәк туйлары ошый. Беренчедән, алар туйда акчаны кире кайтарам, дип газапланмый. Алдан ук белеп тора: кире кайтмаячак. Туйны ул башкаларны сыйлау өчен ясый, акча җыяр өчен түгел. Икенчедән, үзбәк туен тыйнак ясаса да, ул барыбер бар авылын чакырып казаннар аса, урамда гына пешереп аш яки пылау тарата. Купшы өстәлләр, атмосфераны бик байлары гына ясый.
Ә иң файдалы туйлар – төрекләрдә: алар тыйнак өстәлгә су, печенье, чикләвек куеп чакыра да кич буе я алтын, я акча җыя. Шунысы яхшы: үзбәк белән төрек үз туенда тәүлек буе бии. Кунаклар килә-китә тора, ә бәйрәмнәре озак дәвам итә. Ә төрек Казандагы кебек кыска туй ясаса – бу гадәттән тыш хәл булыр иде. Төрек яки гарәп кияве өчен татар киленнең ата-анасы монда туй яки никах ясый. Безнең кызларны яраталар: матурлар, калым түлисе юк, мәхәр дә юк дәрәҗәсендә...
Туй ясап акча эшлщп булмый
– Туй үткәрү үзен матди яктан аклыймы?
– Никах аклый, купшы туй – юк. Никах чыгымнары аз. Никахка өлкән туганнар, акчалы пенсионерлар килә. Алар, әти-әниләрне үз итеп, конверт китерә. Туй акланмый, анда бит акчасыз яшьләр өчен программа ясала. Алар форматы – 500 сумлык дискотека. Ситуацияне әлеге дә баягы өлкән яшьтәге апалар, абзыйлар коткара ала. Тик туйның максаты акча эшләү түгел, кунакларны сыйлау. Кияү белән киленнең 500 мең сумлык менюга акча түләргә мөмкинлеге юк икән, ул аны 100 мең сумлык җирдә ясарга тиеш. Илле меңгә дә ясарга була. Мәсәлән – йортта. Үз бәрәңгесен, әтисе үстергән -итен үзе пешерә яки пешекче чакырта. Купшы туйлар үзен аклый алмый, арада бик бай һәм мәрхәмәтле спонсор туганың килеп чыкса гына.
– Туй үткәрү уртача ничә сумга төшә?
– Туй матур, купшы, затлы булырга тиеш, дип санаган, авылда яшәүче уртакул кешеләрнеке бер миллионга төшә, дип әйтик. Якынча 100-150 кешене кунакка чакырып. ТОП-җырчылар чакыра калсаң, аларның үзләренә дә аерым миллион яки 500 мең түләргә кирәк. Нефть с атып баеган татарлар берара Мәскәүдән җырчы яки комик чакырып аптыратты. Алар да хәзер бераз тындылар.
Купшы туйлар
– Нык купшы туйларны кемнәр үткәрә?
– Аны көньяк менталитетына хас булган татарлар күбрәк үткәрә. Әйтик, Пенза, Самара, Нижгар татарлары. Акчасы, туганнары булганы, әлбәттә. Анда 200 кешелек туй – табигый хәл. Уфа ягында исә халык кискен бүленә – нефтьтә эшләп баеганнары һәм бик ярлы халык бар. Анда кайберсе 30-40 кешелек никах та ясый алмый, кемдер 100 кешегә ике миллион сумлык туй ясый. Мин яшьләрдән: «Акчагыз бармы? Аклый алырсызмы?» – дип сорыйм. Намусым чиста, минем туйдан соң кеше «ыштансыз» калмый.
– Туйдан соң ничек «ыштансыз» калмаска? Берничә киңәш бирегез әле.
– Юрганыңа карап аяк сузарга! Туй өчен кыз ягы да, егет ягы да түләгәнгә аптырыйм инде. Никахка – кыз ягы, туйга – егет ягы түли. Монысы – идеаль очрак. Егет ягы хәллерәк икән, никахын да үзе ясый ала. Ә инде, никах туй урынына ясала икән, бу очракта егет ягы түлисе көн кебек ачык. Хәлле булса, кыз ягы да кушыла ала: барыбер никах бит! Хәер, егет ягы ярлырак булса, кыз ягы түләсә дә була. Егет кешегә иң мөхиме байлык түгел, ә тәвәкәллек кирәк! Аракы эчмәсә, ач калмый егет!
Бай булмаса, экономияле туй үткәрсен, коттедж варианты бик әйбәт. Ерактан туганнары килгән, кунарга урыннары юк, ди. Кунакханәгә барсаң, 5-7 мең сум түлисе – кыйммәт. Ә коттеджда йокларга урын бар, төне буе сөйләшеп чыгарлар, гармунда уйнарлар, урамда шашлык кыздырырлар. Шәп бит! Бу – Казан өчен.
Миңа шундый бер кияү белән кәләш туры килде. Америкада яшәп кайтканнар, монда аспирантурада укыйлар. Бернәрсәгә исләре китми. Коттеджга килеп төштек. Бер капчык бәрәңге тора, туңдыргычта – ит. Кияү белән килен 2 сәгатьтән килә, диделәр, әти-әни һаман да юк. Пешекче дә юк. Әти-әниләр килгәч, аларны тотып сүктем, бәрәңге чистартырга, аш куеп, өстәлгә әйбер турап тезәргә куштым. Шулай ерып чыктык. Ашатуны да, биетүне дә, бизәүне дә мин хәл итеп тордым. Тамада шундый уңган, җаваплы булырга тиеш. Беркөнне шуларны күрдем. 10 ел гомер узган, Казанда йорт салганнар. Аяк терәп яшәп яталар...
Кем ничек тели – шулай эшли, яши инде. Экономия максатың бар икән, повар да чакырмыйсың, үзең әзерлисең. Аш пешерү – космонавтика түгел, кәстрүлгә салсаң пешә ул. Мөмкинлегең булса, 1 пешекче, 2 официант чакырасың. Тик туйның төп сыйфаты ашаудан тормый бит...
Зал сайлаганда
– Залны ничек дөрес сайларга?
– Бөтен җиргә ясалма чәчәкләр яки тузга язмаган декорацияләр тезеп, залны фотосессия урынына әйләндерү бар. Рестораннарны ашау, биер өчен сайламыйлар, ә фотога төшәр өчн сайлыйлар. Ап-ак, салкынлык бөркелгән фотосессия залында кайнап торган 7 сәгатьлек аек туй уздыру авыр. Алардан кунаклар 4 сәгатьтән кача башлый. Аның каравы, купшы залларда клиентларны алдау – 2000лек менюны 5000гә сату мөмкинлеге зуррак.
Мин ул ак залларны, чегән туйлары өчен, дим. Европада бердәнбер туй ясаучы халык бар – Румыниядәге чегәннәр. Ак заллар, түгәрәк өстәлләр – аларда. Бу бездә «Европа туе» дип сатыла, чынбарлыкта ул – Азия, Согуд Гарәбстаны, көньяк халыклары форматы. Алар кайнар халык, ап-ак залдагы салкынлыкны да җылыта алалар. Ә салкын канлы чын татарның туйлары беренче катта, кысан бүлмәдә, җылы атмосферада, бер өстәлдә, һичьюгы «П» яки «Ш» өстәле артында яхшы уза. Анда бер килгән кешенең чыгасы килми. Зал агач, гәрчич, шоколад, куе кызыл төстә булса әйбәт. Диварлар җылылык бирергә тиеш.
Мин, залларны күрү белән, андагы туйлар ничә сумга төшәчәген әйтәм. Нинди залларны кем сайлаганын да чамалыйм. Бер таныш туй ясый. Ул сайлаган зал – кыйммәтле, шул ук вакытта иң уңышсыз зал. Анда халык өшеп яки бөрешеп утыра – стенасы пыяладан. Әле идәне дә ике дәрәҗә биеклектә, ә бу – бик җайсыз. Әлеге зал кызу канлы яки бай халык өчен генә эшләнгән. Анда туй үткәргәнче үк 500 мең сум аванс алып куялар иде. Гадәттә, андый залларда инде хәзер ашау миллион сумга төшә. Миңа ул пыяла стеналы залда эшләргә туры килмәде. Чакырганнар иде, мондагы атмосфераны җайлау өчен бер олау артист кирәк, дидем. Үпкәләп киттеләр. Ул зал 2014 елда ук, кризис башлануга юкка чыкты һәм күптән инде җире сатылып җимерелде.
Зур залларда газапланып эшләгән аз булды. Кайчак шундый салкын, җиләс залда миллион сумга ашатып туй ясаучылар утыз мең сумга артистлар эзли. Миллион сумга туй ясыйсың икән, миллион сумлык мәдәни программа да кирәк. Баланс булырга тиеш. Ашаудан өстенрәк – программа. Туйда нинди аш ашаганын кунак тиз оныта. Элвин Грейны, Илсөя Бәдретдинованы, Фирдүс Тямаевны чакырсаң исә мәңге онытмый. Алар бөтенесе килеп җырласалар да, таманга гына туры киләчәк.
Әгәр синең зал ирекле, буш икән, аны «кайнарлату», тутыру өчен, бик энергияле, көчле, бөтен кешене егып салырлык җырчылар булырга тиеш. 50 меңлек туй икән – 50 меңгә мәдәни программа булырга тиештер инде?
Килә-килми
– Мин – Әлмәттән, әйтик, безнең район менталитетына нинди заллар туры килә?
– Әлмәттә акчалы халык шактый, алар пафослы, купшы залларны сайлый, индустрия шуңа яраклаштырылган. Акчалы нефтьчеләр өчен түгәрәк өстәлле зур заллар бар. Анда Башкортстан да якын, мишәрләр дә бар. Кеше туйга килә әле анда. Бииләр, җырлыйлар.
– Кайсы районда килмиләр?
– Төньяк районнарда кунак кимрәк. Казанлылар да индивидуалист. Туганнар арасында йөрешү аз. Күбесенең ипотекасы, кредиты бар. 5 000 сумга бара алмыйм, акчам юк, дип уйлый ул. Туйга бармаска 40 сәбәп табылырга мөмкин.
– Кияү-кәләшләр истә каламы? Соңыннан да аралашасызмы?
– Әйе. Туй барышында ук ватсапта төркем ясыйбыз. Бөтен кешене сөйләтеп бетереп булмый икән, котлауларны шул төркемгә җибәрәләр. Аннан шунда фото-видеоларны алмашабыз. Ә иң мөхиме – туйның телеграм-каналы. Анда фото-видео архив ясала. Алар телефоны хәтерен ашамый. Еллар узгач та кереп карарга була. Иҗтимагый челтәрләрдә һәр пар өчен гади һәм кабатланмас хештеглар ясыйм. Шуның белән дә кереп карыйлар. Балалары да ул хештегларны караячак әле. Берочтан «Нигә монда илле меңгә видеограф заказать иттек соң?» – дип утыралар инде соңыннан. Туйның видеолары бүген-иртәгә генә кадерле. Соңга калып ясалган зур видеоларны аннары кунак карамый. Видео, фотоларны телефонга төшереп куллану отышлы. Айфоннар, самсунглар камерасы яхшы төшерә бит.
Яңалыкларсыз
– Иң үзенчәлекле туйлар нинди? Нинди яңалыклар бар?
– Туйларда читтә яшәүче туганнары туры элемтәгә чыга... Хмм... Яңалыклар юк та кебек инде... Яңалыклардан арды инде халык.
Мин ясаган иң үзенчәлекле туйлар, мөгаен, кызлар аерым бүлмәдә, килен дә шунда кара күлмәктән аерым утырганда булгандыр. Ирләр аерым, кәләшне һәм хатын-кызларны алар туй буена күрми. Бу – шартлы рәвештә «кырыс дини формат» яки 100 ел элек булган татар туе форматы, була инде. Бик кызыклы туйлар – 2-3 көн дәвам иткәннәре. Алар хәзер бик аз очрый. «Килен чәе» дигән әйбер бар, аны кияү өендә икенче көнгә әзерлиләр. Кайбер җирдә «савым», «арчи» дип тә атыйлар. Йолалар сирәк авылларда гына сакланган.
Татарстанда йолалар саклана торган авыл – Шәле бар иде. Анда әле дә үз туйларына хас булган әйберне – һәр туйга мич коймагы, өчпочмак пешерәләр һәм бәйрәмне үз авылларында ясарга тырышалар.
Чувашстанда Шыгырдан авылы бар, анда аларның «ступай», «савым» йолалары, «ак» һәм «кызыл» туйлары бар иде. Алар кадимирәк, шуңа аларда традицияләр озаграк сакланды. Бер-берсенә берегебрәк, дус-тату яшиләр. Ә Пенза ягында “ширбәт” бар. Киленне кайнар бал чәен эчертеп каршы алалар.
Ә Мәскәүдә Түбән Новгород татарлары яши. Алар “стакан” яки “чашка” йоласын ясый. Кунаклар берничә сәгать буе теләк сөйли, бер куплет җыр я такмак җырлый. Гармунчы өстәл түрендә йөри. Шулай ук киленгә алъяпкыч киертеп кунакларга баш ияргә һәм торт белән сыйларга кушалар. Килен тырышлык күрсәткәч, кунаклар да юмарт була: алъяпкыч кесәсен акча белән тутыралар. Тик бу йолаларны Татарстан киленнәре яратмый, алар кунакларны сөйләтмәүне хуп күрә, аларга баш ияргә теләми. Гармунга исә аллергия безнең халыкта инде егерме ел элек үк башланды. Аларны минус кушып, фонограммага уйнарга гына чакыргалыйлар, акчалары булганда. Ә менә сузып, иркенләп гармун сузу, ияреп җырлау бик сирәк очрый.
Элекме, хәзерме?
– Эш элек җиңелрәк идеме, хәзерме?
– Элек конкуренция юк иде. Ничек тә ярады. Тик ул вакытта уңайлы шартлар булмады. Проблемалы кешеләр белән элек тә авыр иде, хәзер дә авыр. Киң күңелле, ачык йөзле кешеләр белән элек тә җайлы иде, хәзер дә. Бездә артистлар бай туйларында катнашканны сөйләргә, күрсәтергә ярата. Байлар туе булса, таләпләр күбрәк була. Шул ук вакытта байлар арасында да гади әдәпле кешеләр очрый ала.
– Тамадамы, әллә алып баручымы?
– «Тамада» дисәң – азрак, «алып баручы» дисәң күбрәк түлиләр. «Алып баручы» – маркетинг термины. Макаронны – «паста», кара ипине «чиабатта» дип сатсаң, кыйммәткәрәк алалар бит. Туйларда да, гади генә әйберләрне ике бәягә сатар өчен, купшы сүзләр кулланыла. Әгәр дә оештыручы “тренд”, “кавер”, “квест”, “флеш-моб”, “батлл”, “кринж”, “краш”, “европа туе” ише сүзләр кулланып үз программасын сата икән, андыйдан качарга кирәк. Ул өч тиенлек хезмәтен кыйммәткә сатып маташа.
Тямаев - үрнәк
– Тамадалар аеруча кемгә охшарга тырыша?
– Тямаевка ошасыннар! Ул индустрияне баштанаяк үзгәртте. Тямаев музыкасы бию почмакларын уята алды. Тямаев образы – кызу, дәртле, көчле! Элек багана кебек катып басып торган артистлар, җырчылар да Тямаевка ияреп биеп эшли, тырыша, үзен кызганмый башлады. Зур туйларга алып баручы итеп чын «кабызгычлар» кирәк. Ә никахларга шыпыртлар, акрынлар да ярый.
– Иң күп чакырылучы җырчы кем?
– Соңгы елларда Илсөяр Бәдретдинова булды.
Энергия бирү
– Туйлардан энергия аласызмы?
– Алмыйбыз, бирәбез! Салкын канлы кешеләрнең күңелен күтәреп җибәрү авыр. Алар бераз аракы капмаса, чакралары ябык була. Чакраларын ачарга кирәк. Берара Кукмарага аракысыз туйларга тамада булып мин генә йөри идем. Анда нык тырмашырга, психолог булырга туры килде. Фирдүс Тямаев «технологиясен» кулланып, түшәмгә кадәр сикереп биергә, аларны аптыратырга кирәк. Нинди тиле соң бу, дисеннәр. Ә Самара яки Пензага барсаң, алар үзләре сикереп тора. Кавказ ягына барсаң, аек булсалар да, бөтен кеше лезгинка бии, һәм туйлары 15 сәгать бара.
– Ә Татарстанда?
– Ә Татарстанда туйдан җырламыйча-биемичә киткән кешеләр дә күп. Тулаем алганда, уен уйнату – ярлы заманнан калган гадәт. «Акча да түлим, ни өчен монда газапланып уйнарга да тиешмен», – дип уйлый кеше. Кайчак киленнәргә дә: «Акчаны кунак түли, монда син аларның күңелен күрергә тиеш», – дим. «Кунакның күңеле булсын», – дигән сүзгә бик аптырыйлар. Алар туйда үзенең – килен күңелен күрергә кушалар.
Бездә киленнәргә мәһәр түләнми диярлек, калым юк, шуңа алар туйдан максимум алырга тели. Ләкин беркемнең дә «килен» дип исе китми! Килен күңеле булсын өчен генә эшләргә килүче кунаклар юк. Ә безнең туй индустриясе, тамадалар, банкет заллары хуҗалары киленне котырталар, аның аша кияү, ата-анасы акчасын суырталар. Ул соңыннан тартмадагы акчаны санап карый – 300 мең сум да җыелмый. Бурычлы булып кала... Хәер, туганнарын, якыннарын санга сукмыйча, качып кына 5 кешелек туй ясаучы кызлар да очрый. Авылдагы ата-анасы, без ярлылар түгел, туй ясарга телибез, тик кызыбыз каршы, дип, кыйммәтле Казан ресторанында аптырап йөри.
Кәеф төшми!
– Кәефсез чакларда ничек тамада булып эшлисез? «Битлек» киясезме?
– Андый чак булганы юк. Туйда кәеф бер мизгелдә күтәрелә. Безнең эш авыр түгел. 100 метр җир астына төшеп, шахтада эшләмибез. Тоз да чыгармыйбыз, таш та күтәрмибез. Тамада эше рәхәт. Казанда – 5 мең, Татарстанда 10 мең тамада бардыр. Театр, культура агарту, музыка училищелары, институтлары, консерваторияләр, факультетлар, үзешчән студияләр, курслар, “КВН”нар бертуктаусыз кадрлар штампалап тора. Эштә зур көндәшлек бар.
Театр юлы
– Ә Сез театр инстиутында укымагансыз.
– Мин башка институтта укыдым. Үзебездәге ике театрда да төп рольләрне башкара идем.–Татар театрында да, рус театрында да. Безнең уку йортында рустелле “Театр эстрадных миниатюр” бар иде. Яшь тамашачылар театрыннан килеп өйрәттеләр. Мин данлыклы Роза Хәйруллинаны озын сары чәчле вакытыннан хәтерлим. Аны репетицияләрдә, сәхнәдә күрдем. Безнең режиссер аны рок-операда катнаштырган иде. Роза апа үзгәртелә торган кара күлмәктән уйнады. Кара костюмы спектакльда өч төрле булып үзгәрде, ахыр чиктә зәңгәрсуга әйләнде... Мин дә режиссер ни куша, шулай эшлим, шулай сөйли идем инде. Хәтта сүзләрнең ни аңлатканлыгын да аңламыйча сөйли идем. Сөйлим, халык егылып көлә, ник икән дип аптырый идем. Ул вакытта сүзлектән карарга, яки тәрҗәмәсен сорарга да вакыт булмаган. Гомумән, мин сәхнәгә җитди эш итеп карамадым, “кызык өчен генә” мавыктым.
Институт студентлары исә “Точмаш” заводындагы татар театрына йөри иде. Студентлар клубы җитәкчесе, син татарча беләсеңдер бит, диеп, рус спекталеннән күреп алып, татарча уйнаучы “гашыйк егет” роленә чакырды. 1988 елда без Минзәлә, Актаныш, Мөслим ягына гастрольга чыгып киттек. Режиссер Мәскәүдә ГИТИС-фәлән бетергән кеше иде. Ә сәхнәдәге партнерлар Тинчурин театрында уйнаган кешеләр иде. Шуңа күрә мин беркайчан да зур исемле яки тирән белемле артистлар янында кимсенмәдем. Бәлки беркатлы булганга, бәлки алар эшенә кызыкмаганга, шулай булгандыр.
Соңгы елларда туристлар өчен ясалган театрда эшләдем. Проект “В доме татарского бая” дип атала.
– Татарча нинди пьесада уйнадыгыз?
–Аяз Гыйләҗевның «Кар астында кайнар чишмә» пьесасы дип хәтерлим. Режиссер авторны “тере классик” диеп гел мактый иде. Ул гастроль өчен уңайлы, дүрт рольле генә спектакль.
“Җан биргәнгә – җай бирер!”
- Сезне ничек эзләп табып була.
- “Поисковикларга” исемне язалар “Гамиль Нур” диеп. Күбесе кирәкле информация эзләгәндә ялгыш кына таба да укый, карый. Әйтик Вконтактеда яки башка җирдә.
– Бүтән эш белән шөгыльләнергә дә уйларыгыз бармы?
–Нинди генә заман булса да, ач калмам, дип өметләнәсе килә. “Җан биргәнгә – җай бирер!”
Лилия Заһидуллина әңгәмәсе кулланылды.
Кызыклы булырга мөмкин темалар һәм тэглар: Супер Тамада туйлар Иран Фәләстин ислам дине Коръән сөннәт иман Дагыстан намаз мөселманнар сөннәт пәйгамбәр мөселман кызы Чечня хиҗаб мәчете хакыйкать Мөхәммәд ихсан Рамазан Рамзан Кадыйров Рөстәм Миңнеханов Минниханов Рустам пост сөйләшү фидья фидия фитр зәкят закот фитер Ураза гаит гает бәйрәм Корбан Ингушетия кавказ хәдисләр аят мөселман Махачкала азан иман сүрә Мәдинә Мирзоев Рахмонов Эрдоган Төркия Дүшанбе дүшәмбе Таҗикстан Бишкек күлмәкләр видео дин рәсемнәр мәхәр никах һәм КЧР секс кием кибе