Быел хаҗга җыенучыларны укыта башладылар

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Дум РТ Хаҗ" рәсми хаҗ операторы хаҗга җыенучылар өчен укулар оештыра башлады. Дәресләр Казанның "Әниләр" мәчетендә уза.

БӘЙЛЕ
2016 Авг 09. Фото: marwa.ru

Рәсми хаҗ операторы менеджеры Айдар Бикмөхәммәтов хәбәр иткәнчә, укулар 6 нчы августта башланган. 13 августта һәм 20 августта яңа төркемнәр өчен тагын ике тапкыр дәресләр булачак.

Хаҗ кылу серләренә "Дум РТ Хаҗ" программасы буенча хаҗилар төркемнәрен җитәкләүчеләр өйрәтәчәк. Тәҗрибәле җитәкчеләр берничә тапкыр хаҗда булган, теорияне дә, гамәлдә ничек булырга тиешлеген дә бик яхшы белә, гыйлемнәре җитәрлек. Укытучылар арасында "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе мөгаллиме Айрат хәзрәт Яруллин, Ирек Исмәгыйлев, Илһам Нурмөхәммәтовлар бар.

Айдар Бикмөхәммәтов хәбәр иткәнчә, хаҗиларның беренче төркеме Казаннан юлга 28 августта кузгала. Соңгы төркем 1 сентябрьдә китәчәк.

Быел татарстанга 1200 квота бирелгән.

Римма Гатина.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе