
Хаҗ терминалына килеп җитү белән, хаҗилар үзләрендә хроник чирләр барлыгы турында мәгълүмат бирергә тиеш булачак. Аннан соң бөтен мәгълүмат махсус исемлеккә кертеләчәк. Бу Согуд Гарәбстаны хакимиятләренең гадәттән тыш хәлләрдә дин тотучыларга ярдәм итә алсын өчен эшләнә.
Сәламәт саклау министрлыгы үзенең дипломатик миссияләре аркылы хаҗиларның менингитттан, сары лихорадкадан, полиомиелит һәм грипптан прививка ясатырга тиешелеге турында җиткергән иде.
Согуд Гарәбстанына кергәндә, махсус хезмәтләр шулай ук азык-төлекне дә тикшерәчәк. Куллану вакыты чыккан азык-төлек илгә кертелми, дип хәбәр итә marwa.ru.