
Әлеге үзәк җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинова хәбәр иткәнчә, күрмәүче кеше хаҗ йолаларын җиренә җиткереп үтәсен өчен, озата баручы аңа юнәлеш бирергә, һәр нәрсәне тәфсилләп сөйләргә, аңлатырга тиеш.
“Күрмәүчеләргә хаҗ вакытында читенрәк, кешеләр өере аны анда-монда алып атарга мөмкин. Шуңа күрә күрмәүчеләрне һәм начар күрүчеләрне хаҗда булып кайткан, тәҗрибәле хаҗилар озата бара да инде, - диде ул. – Кешегә хаҗны гомерендә бер генә тапкыр кылырга насыйп булырга мөмкин. Бу кеше хаҗны ахырына кадәр, бөтен кагыйләрен үтәп, җиренә җиткереп кылсын, үкенечкә калмасын, “хаҗым кабул булдымы инде, юкмы?” дип өзгәләнмәсен өчен, аңа озатучы бирәбез”.
Бу мөселманнар өчен “Стандарт” программасы буенча юлламалар сатып алынган. “Стандарт” программасы белән баручылар Казаннан очкыч белән турыдан-туры Мәккәгә оча. Бу бик уңайлы санала. Хаҗга баручылар арасында Күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәгендә белем алган һәм тернәкләндерү узган мөселманнар да, әлеге үзәктә эшләүчеләр дә бар.
Мәликә ханым аңлатып үткәнчә, күрмәүче һәм начар күрүче мөселманнар укыту-тернәкләндерү үзәгендә белем алу вакытында фикх, гакыйдәне, сираны үзләштерә, Коръән укырга өйрәнә.
“Алар хаҗ белән кызыксына, хаҗга ничек барырга, безгә хаҗга барырга ярыймы дигән сораулар бирәләр. Без күрмәүче мөселманны хаҗга беренче тапкыр 2008 елда алып бардык. Мин аны үзем озата бардым. Ул Коръәнне яттан өйрәнүе, намазларны укуы, көн яктысын күрмичә, хаҗ кылып кайта алуы өчен, бик шатланды. Бу башкаларга бик көчле этәргеч булды. Инде ел саен өч кешене хаҗга алып барабыз”, - диде М.Гыйльметдинова.
Булачак хаҗилар хәзер хаҗга әзерләнә: догаларны ятлый, хаҗ кылу тәртипләрен хәтерендә яңарта.
Бүген “Ярдәм” милли хәйрия фонды аша хаҗга баручылар өчен "Дум РТ Хаҗ" рәсми хаҗ операторының хаҗиларны йөртүче төркем җитәкчесе Шамил хәзрәт Касыймов дәресләр үткәрде. Хаҗ кылу тәртипләре белән таныштырды, хаҗиларның гамәли сорауларына җавап бирде. Шамил хәзрәт хаҗга эмоциональ яктан әзерләнеп барырга, ә хаҗ кылу вакытында сабыр булырга чакырды. Ихрам халәтеннән чыкканда чәч алдыру тәртипләре, сусаганда эчә торган суның, хаҗ вакытында киелә торган аяк киеменең нинди булырга тиешлегенә кадәр аңлатып бирде.
Хаҗ кылу вакытында сораулар туа калса, хаҗилар аларны үзләренең төркем җитәкчесенә дә бирә алачак. Шамил хәзрәт сүзләренчә, хаҗиларга бер дә борчылырлык урын юк, төркемнәрне берничә мәртәбә хаҗ кылган, тәҗрибәле җитәкчеләр җитәкли.
Шамил хәзрәт Касыймов хәбәр иткәнчә, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ел саен, Татарстан хаҗиларын озата бару өчен, егермеләп табиб белән тәэмин итә. Югары квалификацияле табиблар аерым медкабинетта эшли, медицина ярдәме күрсәтә. Дарулар өчен зур суммада акча бүлеп бирелә.
Римма Гатина.