2017 елда фитра, фидия сәдакасы һәм зәкәт түләү өчен нисаб күләме билгеле булды

Бүген Казанда Татарстан Республикасы мөселманнарының чираттагы Пленум утырышы булды. Анда Рамазан тәртипләре турында хәбәр иттеләр.

БӘЙЛЕ
2017 Май 10

27 майда ураза тота башлыйбыз. Беренче тәравих намазы республика мәчетләрендә 26 майда укыла. Уразаның соңгы көне 24 июньгә туры килә. 25 июньдә – гает көне.

Төзәлмәслек авырулары аркасында ураза тота алмаучылар мохтаҗларны ашату өчен бер көнгә бирелә торган фидия сәдакасы - 200 сум. Зәкәт түләү өчен нисаб күләме - 198 000 сум. Бер кешегә фитра сәдакасы: арпа бәясенә карап - 100 сум, йөзем бәясенә карап - 600 сум.

Уразаның кыйммәте – көндезен ашау-эчүдән, якынлык кылудан гына түгел, мөселманнарның бозык гамәлләрдән, уйлардан һәм сүзләрдән тыелып торуында. Сәхәрне – иртәнге ашауны кояш чыгарга ике сәгать кала тәмамларга кирәк. Авыз ачу (ифтар) кояш бату – ахшам намазы белән башлана. Сәгать ярымнан соң исә кичке намазлар – ястү белән тәравих вакыты керә.

26 майда, кояш баю белән, изге Рамазан ае керә – кичен, ястү вакыты җитү белән, беренче тәравих намазлары укыла башлый. Рамазан аенда кылына торган әлеге намаз 20 рәкәгатьтән тора.

Ураза гаете 25 июньдә билгеләп үтеләчәк. Гает көнне иртән хәллерәк, акчалырак кешеләр фәкыйрьләргә һәм мохтажларга, ятимнәргә фитр сәдакасын өләшә. Фитра сәдакасын иртәрәк тә бирергә мөмкин. Фитра сәдакасының мәгънәсе – Мөхәммәд Пәйгамбәр хәдисләре буенча аңлашылганча, ураза тотучының уразасы кимчелекләрдән пакьләнеп, Аллаһ каршысында тулысынча кабул ителүен өмет итеп бирелә торган садакадыр. Гаилә башлыгы үзе һәм балалары өчен дип садака бирә. Рамазан башланыр алдыннан гына бер бала туса, аның өчен дә фитра сәдакасы бирү тиешле. Әгәр балалары үзләре эшләп акча таба яки аерым, гаилә булып яши икән, алар фитра сәдакасын үзләре түли. Быел фитра садакасының күләме арпа бәясенә карап - 100 сум, йөзем бәясенә карап - 600 сум дип билгеләнде.

Фитра сәдакасын Ураза бәйрәменә ике-өч көн калды дигәндә бирү яхшырак санала. Шулай итеп, кешеләр арасында социаль тигезлек урнаштырыла. "Без шатланган кебек, алар да сөенсен”, - ди дин әһелләре. Фитра сәдакасының күләмен, дин әһелләре, үзләреннән чыгып түгел, шул елдагы хөрмә һәм арпаның уртача хакларын санап, үз җирлекләренә карата билгели.

Голәмәләр Советы тарафыннан зәкәт түләр өчен, быел нисаб (зәкәт түли башлар өчен билгеле бер сумма) күләме 198 мең сум дип билгеләнгән. Бер ел кулланылмый торган 198 мең сум акчаң (байлыгың) булса, зәкәт итеп аның кырыктан бер өлешен, ягъни 2,5 процент түләргә кирәк. Әгәр мондый акчалар юк икән, түләү таләп ителми. Өйдә җыелган акчалар, кассада сакланганы 198 мең сумга җитмәсә, пенсиядән зәкәт түләргә кирәк түгел, ди дин әһелләре.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе