Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе хаҗ кылучыларга куела торган таләпләр белән таныштырды

Хаҗдан кайткач, 21 көн дәвамында сәламәтлегеңне кайгыртып тору сорала. Әгәр туңсаң, температураң күтәрелсә, хәлең булмаса, тамагың авыртса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

БӘЙЛЕ
2016 Авг 08. Фото:diary-culture.ru

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасындагы идарәсе хаҗ кылучыларга һәм Якын Көнчыгыш илләренә чыгучыларга куела торган таләпләр белән таныштырды. Ел саен дөньяның 160 иленнән якынча 2 млн. кеше хаҗ кыла. Россия хаҗилары саны меңнән артып китә.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасындагы идарәсе дөньяда коронавирус инфекциясе (MERS-CoV, БВРС-КоВ) буенча эпидемиологик вәзгыятьнең кискен булуы турында хәбәр итә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, әлеге вирусның лаборатория анализлары белән расланган 1769 очрагы бар (90 проценты Согуд Гарәбстанында теркәлгән). Шуларның 630се очрагы үлем белән тәмамланган.

Коронавирус инфекциясе тын юллары ялкынсыну белән бәйле. Авыру кеше үзендә хәлсезлек сизә, тамагы авырта, йөткерә, борыныннан ага (ринит). Вакытында дәваламаган очракта, үпкә кабарырга һәм кеше үләргә мөмкин.

Авыруның килеп чыгу сәбәпләрен төрлечә аңлаталар. Шул ук вакытта эпидемиологик анализ кешеләрнең хайваннардан (дөя), ярканаттан авыру йогу мөмкинлеге карала.

Кешеләр бик күп җыелган урында башка йогышлы авыруларны эләктерү куркынычы да бар. Хаҗга барырга теләүчеләр виза алганда төп таләп итеп аларның менингитка каршы прививка ясатуын раслаган халыкара сертификатка ия булуы таләп итеп куела. Хаҗиларга шулай ук гриппка каршы прививка ясатырга тәкъдим ителә.

Авыруларны булдырмас өчен, Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасындагы идарәсе үз тәкъдимнәрен җиткерә:

Хаҗга китәр алдыннан, иң беренче эш итеп медицина белгечләренә күренергә кирәк. Чөнки эссе коры һава, мондагыдан аермалы ризык белән туклану һәм башка факторлар хроник авыруларның кискенләшүенә китерергә, кешенең хәле авыраеп китәргә мөмкин.

Хаҗда вакытта кояшта саклану һәм артык эсселәмәс өчен, гадәти, “сулый торган” тукымаларлан тегелгән өс һәм баш киемнәре кияргә кирәк. Кояштан саклану чараларын куллану, күп итеп су эчү зарур.

Кеше күп җыела торган урыннарда шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, кулларны даими юарга, юылмаган куллар белән йөзне һәм күзләрне уарга, йөткергәндә һәм төчкергәндә, кулъяулыклар тотарга кирәк. Йөткергән һәм төчкергән кешеләр янында тормаска, үзеңнең тән температураң күтәрелсә, хәлең китсә, йөткерсәң, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү сорала.

Коронавирус инфекциясе таралган илләргә сәфәр чыкканда, саклагыч битлекләр куллану зарур. Дөяләр белән бәйле экскурсияләргә бармаска, алар янында тормаска киңәш ителә. Кайнатылмаган дөя сөте эчмәскә, теләсә кайда оештырылган сату урыннарында азык-төлек сатып алмаска кирәк.

Кайнатылган су гына эчү, хайваннар янында сак булу, тешләгән яки селәгәе эләккән очракта, сабынлап юыну һәм табибка мөрәҗәгать итү зарур.

Бөҗәкләр тешләмәсен өчен, тәнне тулысынча каплый торган кием кияргә, бөҗәкләрдән саклану чаралары кулланырга, ишек-тәрәзәләрне махсус япмалар белән капларга кирәк.

Хаҗдан кайткач, 21 көн дәвамында сәламәтлегеңне кайгыртып тору сорала. Әгәр туңсаң, температураң күтәрелсә, хәлең булмаса, тамагың авыртса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү кирәк. Табибка мөрәҗәгать иткәндә, кайсы илдән сәфәрдән кайтуыңны әйтергә кирәк.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасындагы идарәсе мәгълүматларын кулланып, Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе