
Паспорт белән, сәфәрдән кайткач, тагын 1 ел дәвамында файдаланып булырга тиеш. Моңарчы бу күрсәткеч 6 айга кадәр иде.
Моңа бәйле рәвештә, хаҗны оештыручылар хаҗга барырга теләүчеләргә туганлык мөнәсәбәтләрен раслаучы таныклыкның оригиналын тапшырырга чакыра. Ул никахта тору яки туу турында таныклык булырга мөмкин. Әлбәттә, чит ил паспортының яраклылык вакытын да тикшерергә кирәк.
Коры җир транспорты белән бару өчен алынган виза - һава юллары белән бару өчен, һәм киресенчә, һава юллары белән бару өчен алынган виза коры җир транспортына яраксыз булачак.