
Гомуми бурыч 126, 7 млрд сумга җитә. Димәк, бу кешеләр чит илгә чыга алмый, хаҗ кылырга да китә алмый.
Бурычлыларның күпчелеге кредит белән бәйле. Аларның бурычы 31, 5 млрд сум тәшкил итә. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җыелган штрафлар 462 млн. сумга җитә.
Моңа бәйле рәвештә, быел хаҗ кылырга теләүчеләргә бурычларын вакытында түләп бетерергә кирәклеген искә төшерәбез. Әгәр кешенең бурычы 10 мең сумнан артып китә икән, ул чит илгә алмый, хаҗ да кыла алмый.
Бурычны түләдең дә шундук чит илгә чыктың дигән сүз түгел. Өстеңнән бурыч төшсен өчен, 7-8 көн вакыт узарга тиеш.
Римма Гатина.