2016 Сен 21. Фото: liveinternet.ru
“Мин ачыктан-ачык әйтәм: мәчет – ул бию урыны түгел. Болгар җире татар халкының үзаңы өчен аеруча әһәмиятле. Татарларның ислам традицияләре моннан башлангыч алган. Бу – безнең мәдәниятебез, гореф-гадәтләребезнең нигезе. Эстрада җырчылары мәчеткә килсен. Мәчет ишекләре һәркем өчен ачык. Әмма алар Аллаһы Тәгаләгә дога кылу, җанын чистарту өчен килсен. Без Ислам турында гыйлем эстәгән һәм тулы канлы рухи тормыш белән яшәргә теләгән һәркемгә шатланып ярдәм итәбез”, - дигән Камил хәзрәт Сәмигуллин.