Татарстан мөфтие: “Мин Аллаһы Тәгаләдән кабер ташларын мәсхәрәләүчеләрне тәүбәгә китерүен һәм туры юлга бастыруын сорап дога кылам”

Бу көннәрдә хаҗ кылучы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның Яңа Татар бистәсендә борынгы мөселман зыяратында вандаллар тарафыннан дистәләгән каберләрне мыскыллауга карата үз фикерен белдерде.

БӘЙЛЕ
2016 Сен 09. Фото:dumrt.ru

“Изге җирдә булганда, кичә Казанның Яңа Татар бистәсендәге борынгы мөселман зыяратында вандаллар тарафыннан дистәләгән каберләрне мыскыллау турында ишеттем. Әлеге эшне бары тик күңелендә бер бөртек иманы, әхлагы булмаган кешеләр генә эшли ала.

Бу кешеләр безнең арада яшиләр һәм җәмгыятебезнең бер өлешен тәшкил итәләр дип ышанасы да килми. Шуңа карамастан, каберләгән мәсхәрәләнгән, мыскылланган. Әлеге хәл безнең өчен хәвефле сигнал булырга тиеш. Ата-бабаларының гасырлар төпкеленнән килгән гореф-гадәтләрен һәм әхлакый кануннарны хөрмәтләп яшәгән җәмгыятьтә мондый хәл була да алмый кебек. Бу безне бик нык уйга сала.

Мин Аллаһы Тәгаләдән кабер ташларын мәсхәрәләүчеләрне тәүбәгә китерүен һәм туры юлга бастыруын сорап дога кылам. Безнең хокук саклау органнары җинаятьчеләрне тиз арада табарлар, алар явызлыкларына күрә җәзасын алыр дип ышанам”.

(Римма Гатина тәрҗемәсе).


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе