
Камил хәзрәт Сәмигуллин үз чыгышында: "Дүшәмбе көнне генә олуг хаҗ сәфәреннән кайттым. Мәккәдә вакытта биредәге галимнәр турында бик кызыклы китап таптым. Шул китапта 5 җирдә безнең татар галимнәребез олуг дин ияләре буларак искә алына. Анда Мәрҗани хәзрәтебез дә, Мөхәммәд Рәмзи дә һәм башкалар да бар. Ә хәзер нәрсә?! 3-4 ел элек бер чит ил галиме, Коръән-хафиз безнең якларга килде. Рамазан аенда ул ахшам намазына Казанның бер мәчетенә кергән. Рәсми имамыбыз намаз укыта һәм намаздан чыккач, бу галим сорый: "Бу хәзрәт нәрсә укыды? Ул укыган нәрсә Пәйгамбәребезгә иңдергән Коръән түгел", - дип белдерә чит ил кунагы. Димәк, ул шул хәтле хаталы рәвештә укыды дигән сүз. Бу бит даныбызны төшерә. Элек безнең бабаларыбыз Мәккәгә барып дәрес укыта иде, ә хәзер без, намазга басып, гарәпләр бер сүз әйтмәсен дип, намаз укыта алмыйбыз. Менә нинди хәлгә төштек, шуңа күрә мондый курслар кирәк безгә. Иң мөһиме өч юнәлеш: фикъһ, гакыйдә һәм дөрес итеп Коръән уку (тиләвәт). Нинди генә сурә булса да, дөрес итеп укыгыз аны! Кызганыч: имамнарыбыз "Фатиха"да да уннан артык хата җибәрә", - дип сөйләде.
Мөфти Камил хәзрәт имамнарга хәнәфи мәзһәбенә кагылышлы һәм бу юнәлештә аеруча зур сорау тудырган мәсьәләләр турында лекция дә укыды. Галиев мәчетендә ислам фәннәре буенча, шул исәптән "Аллаһ илчесенең намазы" исеме белән дәресләр циклы башлануын да хәбәр итте.
Мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин: "Төп максатыбыз - дин әһелләренең белем дәрәҗәсен арттыру, чөнки мәчеттә эшләү - зур хезмәт. Мәчеткә төрле кеше йөри, сораулары да төрле була, Бу очракта имам кеше төрле яклап белем белән коралланган булырга тиеш. Һәрвакыт үзеңне камилләштерү ягын карарга кирәк", - диде Рәфыйк Мөхәммәтшин.
Әлеге курслар 2011 елдан бирле уңышлы эшләп килә. 2013 елдан башлап биредә Идел буе федераль округының төрле почмакларыннан да дин әһелләре килә башлады. Биш ел дәвамында меңгә якын имам белемен арттырды.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.