Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Пакыстандагы теракт уңаеннан кайгы уртаклашты

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Татарстан мөселманнары һәм шәхсән үз исемемнән 8 августта Пакыстан хастаханәсендә килеп чыккан теракт корбаннарының якыннарының тирән кайгысын уртаклашам.

БӘЙЛЕ
2016 Авг 09. Фото: islam.ru

Әлеге коточкыч җинаять аркасында хатын-кызлар, балалар үлде, йөзләгән кешеләр зыян күрде. Террорчыларның вәхшиләрчә гамәлләрен аклау мөмкин түгел.

Терактта мәрхүм булганнарның гаиләләренә кайгылы сынауны, зур хәсрәтне күтәрергә Раббыбыз үзе ярдәм итсә иде! Авыр җәрәхәтләр алганнарга тизрәк сәламәтләнергә язсын.

Террорлык гамәлләрен берни дә аклый алмый. Аллаһы Тәгалә илләргә һәм милләтләргә авыр кайгы, әрнү китергән шундый фаҗигаләрдән Үзе сакласын! Террорчылык һәм экстремизм дөньяның бар илләрнең уртак көче һәм тырышлыгы белән генә җиңеп була торган явызлык.

Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин,

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе.

Бу хакта Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте хәбәр итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе