Камил хәзрәт Сәмигуллин: "Митинглар оештыру - дини кешеләргә хас күренеш түгел"

Татарстан мөфтие республиканың православие җәмәгатьчелегендә барган гаугалы хәлләр уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты.

БӘЙЛЕ
2016 Окт 19. Фото:dumrt.ru

"Матбугат битләреннән Татарстандагы православие җәмәгатьчелегендә барган хәлләр хакында белдем һәм моны зур борчу белән кабул иттем. Республика мөселманнары янәшәдә гомер кичергән башка дин вәкилләренең язмышына битараф түгел, чөнки без уртак йортта яшибез.

Феофан атакайны Татарстан һәм Казан митрополиты итеп билгеләнүен без зур шатлык белән кабул иттек. Ул мөселманнар гомер кичергән башка төбәкләрдә дә хезмәт итү тәҗрибәсенә ия һәм дин кардәшләрем аның хакында зур хөрмәт белән искә ала. Феофан атакай үз диненең принципларын яклау һәм саклау юнәлешендәге эшчәнлеген башка традицион конфессияләрнең дә ихтыяҗларын исәпкә алып, зур зирәклек белән алып бара. Бер елдан артык эшчәнлеге барышында без моңа үзебез инандык. Феофан атакайның кадрларга бәйле карарларына ризасызлык белдерүчеләр дә аның зирәклегенә һәм сизгерлегенә инанырга көч табарлар дип ышанам.

Митинглар оештыру - дини кешеләргә хас күренеш түгел. Безнең күпмилләтле республикабызда килешеп, тотрыклылыкны саклап яшәү бик мөһим", - диелә мөрәҗәгатьтә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе