Татарстан мөфтие яшьләрне "Пәйгамбәребез намазы" дәресенә чакырды

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге Яшел Үзәннең “Маяк” спорт комплексында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашу уздырды.

БӘЙЛЕ
2016 Окт 10. Фото:dumrt.ru

Мөфти белән очрашуга кадәр иртәннән яшьләр өчен махсус квест уеннары оештырылды. Квест дип, шәһәр урамнарында һәм аннан читтә үткәрелә торган интеллектуаль-экстремаль уен төрләрен атыйлар. Белгәнебезчә, мондый очрашу узган ел 26 сентябрьдә Казанның Тынычлык бистәсендә урнашкан “Динамо” спорт комплексында үткәрелгән иде

Чарага республиканың төрле районнарыннан дини эшләрдә актив катнашучы егетләр, кызлар, волонтерлар җыелды. Алар, командаларга бүленеп, тарихыбызга кагылышлы сорауларга җавап бирә-бирә, төрле күнегүләрдә ярышып, хан хәзинәсен эзләделәр. Аннары барысы бергә үзләре җыйган пазлларны кушып “хәзинә” табуга ирештеләр. Яңгыр явып торуга карамастан, яшьләр уенда бик теләп катнашты.

Чараның иң кульминацион өлеше мөфти килү булды. Әлеге дустанә очрашуда яшьләр Камил хәзрәткә сорауларын юлладылар. Динебезгә кагылышлы мәсьәләләр хакында сөйләштеләр. Мөфти шулай ук яшьләрне Казанның Галиев мәчетендә үткәрелә торган дәресләргә чакырды.

Камил хәзрәт үзенең дәресе хакында: “Без Галиев мәчетендә, традицион ислам кыйммәтләрен аңлату ниятеннән, “Пәйгамбәребез намазы” дигән дәрес башладык. Ул һәр җомга ястүдән соң уздырыла”, - диде.

Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе