
Делегациягә шулай ук мөфтинең урынбасары, Россия ислам институт ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм Голәмәләр Советы сәркатибе Рөстәм Нургалиев керде.
Берничә көн дәвамында Россия, Марокко, Мисыр, Сүрия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Тунис һәм башка илләрдән килгән 100 дән артык дин галиме, белгечләр һәм мөфтиләр мөселман өммәтенең бүгенге проблемалары турында сөйләшәчәк, "чын мөселман кешесе кем ул" соравына җавап эзләячәк.
Кичә конференциянең тантаналы ачылышы булды. Анда Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйровның сәламләү сүзләрен җиткерделәр, программа белән таныштырдылар һәм кайбер дин галимнәренә сүз бирделәр.
Бүген мөфти җитәкләгән делегация фикх мәсьәләләренә һәм мәзһәбләргә багышланган утырышларда катнашачак, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.