Шушы балалар арасыннан Коръәнне саклаучы хафизлар чыкса иде - Рөстәм хәзрәт Хәйруллин

Бүген Чаллының "Ак мәчет" мәдрәсәсендә 22 нче тапкыр балалар арасында Коръән уку буенча республика конкурсы узды. Республика районнарыннан тыш Башкортстаннан, Мари Элдан, Удмуртиядән дә балалар бар иде.

БӘЙЛЕ
2017 Мар 22. Фото:facebook.com/photo.php?fbid=73

Бәйге барышын каләмдәшебез Наубәһәр Кәбирова карап, күзәтеп кайтты. "Минем үземне бер нәрсә әсир итте: менә бу балалар, аларның әти-әниләре, остазлары Коръән уку конкурсын олы бәйрәмгә әйләндергәннәр. Фотоларны карасагыз, моны сез дә тоячаксыз. 2-3 яшьлек бала, әле теле яңа гына ачылгандыр, Коръән сүрәсен укып та бетерә, әнисенең муенына барып сарыла. Япь-яшь әтиләр олыларча, җитди итеп улларына конкурс алдыннан соңгы нәсыйхәтләрен бирә. Өчәр-дүртәр баласын ияртеп килгән гаиләләр күп. Әллә ничә ел дәвамында катнаша торгач, бер-берсен белеп бетергәннәр, ахрысы, гәпләшәләр, фикерләшәләр. Оештыручылар - үз эшен, жюри үз эшен карый, ашханә ягында пешерүчеләр мәш килә", - дип язды ул.

Конкурста катнашучыларны Татарстан мөфтие исеменнән аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сәламләде. "Шушы балалар арасыннан Коръәнне саклаучы хафизлар чыкса иде. Чөнки тарих буенча без соңгы хафизларыбызның алтмышынчы елларда вафат булып беткәнлеген беләбез. Киләчәктә дә Курсавилар, Фәхретдиннәр кебек бөек галимнәребез булса иде", - дип теләде.

Чаллы мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Кама буе төбәге казые, Ак мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, шәһәр хакимиятенең җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Галиуллин да балаларга үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.

Гомумән, Чаллы мөхтәсибәтендә, Ак мәчеттә, "Ак мәчет" мәдрәсәсендә бик матур эшләр башкаралар. Конкурс барган шушы мәдрәсәдә 1500 кеше гыйлем ала, бу Татарстанда дини гыйлем алган һәр 10 кешенең берсе дигән сүз, дип хәбәр итте Наубәһәр Кәбирова.

Наубәһәр Кәбирова фотосурәтләре.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе