
Бу чара Коръән укучыларның Мәскәү халыкара бәйгесе Президенты, Россия мөфтиләре Советы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәйх Равил Гайнетдин патронаты белән Мәскәү Хөкүмәте, РФ Тышкы эшләр министрлыгы, РФ Мәдәният министрлыгы ярдәмендә уза.
Конкурста дөньяның 30 иленнән күренекле Коръән укучылар катнаша. Алар “Тиләвәт” номинациясендә ярыша. Россияне Оятулло Зарифи (Мәскәү) тәкъдим итә.
Быел конкурс вакытында тамашачыларны фойеда зур программа көтә. Күренекле Коръән укучылар остаз мәктәпләре үткәрәчәк. Халыкара конкурс кысаларында гомрә (кече хаҗ) кылу өчен 3 юллама да уйнатылачак.