
Мәгълүм булганча, бу елның 29 июлендә “Идел-пресс” полиграфия-нәшрият комплексында Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында догалар укылып, тәкъбир әйтелеп, Диния нәзарәте халыкара стандартлар нигезендә әзерләгән Коръәннең яңа нөсхәсе типографиядә нәшер ителә башлаган иде.
Халыкара стандартлар дигәндә, түбәндәге таләпләр үтәлүе мөһим:
- басма 30 җүзгә бүленгән;
- һәр җүз 20 биттән тора;
- һәр бит 15 юлдан тора;
- һәр җүз 4 өлешкә бүленгән;
- аятьләр бит ахырында тәмамлана.
Әлеге таләпләрнең үтәлүе Коръәнне укуны, ятлауны, истә калдыруны җиңеләйтә, шулай ук Коръән-хафизлар конкурсларында катнашканда мөһим.
Татарстан мөфтияте мәгълүматлары буенча.