"Казан басмасы"ның яңа нөсхәсендәге халыкара стандартлар нидән гыйбарәт?

Ике елга якын вакыт дәвамында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә нәзарәтнең махсус оештырылган Коръәнне өйрәнү бүлеге чит ил белгечләре белән берлектә Коръәннең яңа - дөньяви стандартларга туры китерелгән нөсхәсен әзерләде.

БӘЙЛЕ
2016 Сен 22. Фото: dumrt.ru

Мәгълүм булганча, бу елның 29 июлендә “Идел-пресс” полиграфия-нәшрият комплексында Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында догалар укылып, тәкъбир әйтелеп, Диния нәзарәте әзерләгән Коръәннең яңа нөсхәсе типографиядә нәшер ителә башлады.

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат очрашуында яңа басма тәкъдим ителде. Коръәннең яңа басмасы 5 мең данә тираж белән дөнья күрде.

Презентациядә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, басманың барлык үзенчәлекләрен аңлатып, Изге Китап хакында дәрес уздырды дип әйтергә дә мөмкин. Шулай ук чарада әлеге басманы әзерләүдә катнашкан нәзарәтнең Коръәнне өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин булды.

Камил хәзрәт сүзен Изге Китапка бәйле тарихи сәхифәләрне искә төшерүдән башлады. “Безнең бабайлар ике йөз ел элек үк Коръәнне бастырганнар. Ул “Казан басмасы” буларак билгеле. Бу басма - мөселманнар үзләре нәшер иткән беренче басма Коръән. Без моның белән бик горурланабыз. Үзебезнең тәҗрибәгә таянып һәм дөньякүләм стандартларны исәпкә алып, без яңа нөсхә әзерләргә булдык. Ул да безнеке”, - диде. Алга таба “Хозур” нәшрият йорты әзерләгән махсус видео ярдәмендә басма үзенчәлекләрен җентекләп аңлатты.

Мөфти сүзен яңа басманың тәүге битеннән башлады. “Без элек бабаларыбыз кулланган исемне калдырдык – Каләм Шәриф дип атадык, ягъни Аллаһ сүзе – хөрмәтле сүз. Яңа басма өчен уникаль шрифт эшләнде. Хәрефләр бер-берсенә кереп тормый, шуңа күрә Изге Китапны яңа укый өйрәнә башлаучыларга җиңел булачак. Моннан тыш хәрәкәләр барысы да бер рәткә төзелгән. Безнең иске китапларда һәрвакыт шулай язылган”, - диде ул.

Ә дөньякүләм яки халыкара стандарт дигәндә нәрсә күз алдында тотыла соң?

Түбәндәге таләпләр үтәлүе мөһим:

- басма 30 җүзгә бүленгән;

- һәр җүз 20 биттән тора;

- һәр бит 15 юлдан тора;

- һәр җүз 4 өлешкә бүленгән;

- аятьләр бит ахырында тәмамлана.

Камил хәзрәт әлеге таләпләрнең үтәлүе Коръәнне укырга, ятларга, истә калдырырга җиңеләйтә, шулай ук Коръән-хафизлар конкурсларында катнашканда мөһим дип аңлатты.

Шулай итеп, яшь буын өчен дә бу басма әһәмияткә ия. Белгәнебезчә, Согуд Гарәбстаны, Төркия һәм башка илләрнең дөньякүләм стандартларга туры китереп нәшер ителгән басмалары бар. Хәзер исә халыкара конкурсларда безнекеләр үзебез нәшер иткән Изге Китап белән катнаша ала дигән сүз. Чөнки конкурсларда шул-шул битләрдән укырга дигәндә, катнашучы үзебездә басылган Коръәннән укып күрсәтә алачак.

Матбугат очрашуында бүгенге көндә Коръән өйрәнү мәсьәләсе дә күтәрелде. Бу уңайдан мөфти күп мәчетләрдә Изге Китапны укырга өйрәтүләре хакында әйтте. "Быел зур конкурс үткәрелә. Анда һәр теләгән кеше катнаша ала”, - диде ул һәм сүзне Коръән-хафиз Илнур хәзрәткә бирде.

“Ике номинациядән торачак. Беренчесе – тәҗвид кагыйдәләре белән матур итеп уку, икенчесе – Коръәнне тулысынча яттан белү. Беренче этап һәр мөхтәсибәттә уздырыла. Мөхтәсибәтләрдә җиңүчеләр төбәк казыятләрендә (алар бездә җидәү) катнаша. Аннары финал өлеше Казанның Галиев һәм Зәңгәр мәчетләрендә үткәреләчәк”, - дип хәбәр итте Илнур хәзрәт. Җиңүчеләргә олы һәм кече хаҗга юлламалар бирү һәм кыйммәтле бүләкләр тапшыру каралган. Шулай итеп, конкурс октябрь - ноябрь айларында районнарда узса, декабрьдә Казанда булачак, Аллаһ боерса.

Матбугат чарасында дин әһелләре журналистларның күп сандагы сорауларына җавап бирделәр. Сөйләшү барышында “Яңа басманы махсус ручка белән укый торган электрон Коръән итеп чыгару көтелмиме?” - дигән сорау да яңгырады.

Мөфтинең әлеге сорауга җавабы бер үк вакытта нәсыйхәт итеп тә кабул ителде, Коръән хакында сөйләшүнең рухи бер мәгънәсе дә булып яңгырады.

"Ручка белән укый торган китапларны кытайлар ясый. Ручка бит ул синең өчен укый. Ә безнең максатыбыз - һәркемне Коръән укырга өйрәтү. Әлбәттә, без компьютер да, магнитофон да кушып куя алабыз. Иң мөһиме – үзең укырга өйрәнү. Ә нигә өйрәнергә? Коръән кушканча яшәр өчен. Нәрсә яхшы, нәрсә начар икәнне аерыр өчен. Коръәндә әйтелгән: кешене Аллаһы Тәгалә камил зат итеп яраткан. Һәм иң камил затына иң яхшы Китапны биргән", - диде Камил хәзрәт.

Коръәннең яңа басмасы мәдрәсәләргә, төрмәләргә таратылачак, шулай ук аны “Хозур” нәшрият йорты кибетләреннән алырга мөмкин.

Айзирәк Гәрәева, Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2023 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе