
Күргәзмәдә зур кыйммәткә ия гарәп һәм төрки телләрдәге кулъязмалар белән танышырга мөмкин булачак. Бу кулъязмалар Агиевлар гаиләсенә карый. Алар XIX гасыр дәвамында- XX гасыр башында Мәскәү мөселманнарының әйдәп баручылары булган.
Күргәзмәдәге иң борынгы кулъязма 729 елга карый. Ул – “Тәфсир әл-Коръән әл-вәҗиз” дигән шәрехләмә. Бу хакта Miradio.ru хәбәр итә.