
“Мин улыма радио сатып алдым. Чөнки телевизор сатып алуның мәгънәсен күрмәдем. Радионы тәүлек буе Коръән укыла торган ешлыкка көйләдем. Мин улымның тулы Коръәнне исендә калдыра, аны ятлый дип һич тә уйламадым”, - дип сөйли малайның атасы.
Хөсәеннең гаиләсе Мәдинәгә Җиддәдән күчеп килгән. Малай атасыннан Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в) мәчетен күрсәтүне сораган. Хөсәен шунда “Әл-Бәкара” сурәсен тулысынча яттан сөйләп биргән.
Моннан соң малайны берничә Коръән укытучысына күрсәткәннәр. Шунда аның тулы Коръәнне яттан белүе ачыкланган, дип хәбәр итә islam.ru.