
“Коръәннең хәрби тема белән бәйле аятьләрен заманча тәфсир кылу” дигән конференция - “Изге Коръән һәм сөннәт нурында радикализмны һәм терроризмны булдырмый калу” шигаре белән 2015 елда узган “Үткәндә һәм хәзерге заманда Изге Коръәнне тәфсир итү” I Халыкара ислам конференциясенең мантыйкый дәвамы.
Конференцияне үткәрүнең максаты Коръәндә язылган хакыйкатькә таянып, мөселман җәмгыятенә радикализмга һәм террорлыкка каршы рекомендацияләр эшләп бирүдән гыйбарәт. Чарада Россия һәм чит илләрдән дөньяви галимнәр һәм дин белгечләре мөселман дөньясының төрле төбәкләрендә радикаль фикерләрнең таралышы хакында сөйләшәчәкләр. Дини шигарьләр астында террорлык күренешләре барлыкка килү сәбәпләре һәм бу күренешләрнең мөселманнар өммәтенә йогынтысы, аңа каршы тору хакында фикер алышачаклар. Коръәннең хәрби тема белән бәйле аятьләрен хәзерге вакытта дөрес итеп тәфсир кылу һәм аларны мөселман җәмгыятендә популярлаштыру яшь буынны радикаль агымнардан саклап калуның нәтиҗәле ысулы, дип хәбәр итә Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте.
Сөйләшүдә Россия, Гыйрак, Ливан, Мисыр шәехләре, докторлар, профессорлар, мөгаллимнәр катнашуы көтелә. Халыкара чарада катнашырга теләк белдерүчеләрнең күбесе мөселман өммәтен борчыган проблемаларның шаһитлары булган шәхесләр.
Конференция кысаларында лекцияләр уздыру, Болгарга сәяхәт, Казан буйлап экскурсия, Россия ислам институты һәм башка дини уку йортлары эшчәнлеге белән танышу, КФУның һәм ТР Милли китапханәсенең сирәк кулъязмалар бүлегендә булу һәм башка чаралар уздыру каралган.