Мөселман яшьләре Россиядәге ислам турында фикерләшергә җыела
11 майда Казанда студентларның “Бүгенге яшьләр һәм Россия халыкларының рухи кыйммәтләре” дип аталган III Республика фәнни-гамәли конференциясе уза. Җыенны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты оештыра.