Симферопольдә “Алтын нәсел” Бөтенкырым ислам интеллектуаль бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

Анда Кырымның барлык өлкәләреннән “Файдалы гыйлем” дини проектының ислам курсларыннан укучылар катнашкан. Бәйге Кырым һәм Севастополь шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Кырым мөслимәләренең “Бәллүр” иҗтимагый оешмасы теләктәшлегендә оештырылган.

БӘЙЛЕ
2016 Ноя 04. Фото:ansar.ru

Укучылар, үз төбәкләрендә сайлап алу этабын узганнан соң, Симферопольгә үз курсын һәм мөгаллимен тәкъдим итәр өчен килгән.

Унике-уналты яшьлек егет-кызлар Ислам һәм кырымтатар халкы мәдәнияте нигезләрен ни дәрәҗәдә яхшы белүен күрсәткән. Аларга финалда исламга караган 12 сорауга җавап бирергә кирәк иде. Ул үз эченә Аллаһка, Пәйгамбәргә, фәрештәләргә, ахирәткә иман китерү, Мөхәммәт (с.г.в.) пәйгамбәрнең тормыш юлы, башка пәйгамбәрләрнең тарихы, ислам мәдәнияте, кырымтатар мәдәнияте, тарих һәм башка бүлекләрне үз эченә алган.

Уен нәтиҗәләре буенча беренче-өченче урыннарны Диана Пашаева, Эльзара Исаева, Лилия Алиева бүлеште. Җиңүче кызга “Алтын нәсел” статуэткасы бүләк ителде. Бәйгедә катнашучылар һәм җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде, дип хәбәр итә Ансар.ру.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе