Муса Бигиев һәм Шиһабетдин Мәрҗанинең “Казан басмасы”на кагылышлы васыяте үтәлде

"Казан басмасы” яңадан бастырыла башлаган көннәрдә, аның белән бәйле кызыклы фактларны барлыйбыз. “Казан басмасы” кайсы патшабикә рөхсәте белән бастырыла башлый? Бу басманың хәрефләрен кем сурәтли? Казанның экс-мэры Камил Исхаков Колшәриф мәчете ачылышына килгән мәртәбәле кунакларга ни өчен 1803 елда чыккан “Казан басмасы”н бүләк итә? ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевтә кайсы тиражда чыккан Коръән саклана? Болар һәм башка кызыклы фактлар турында безнең күзәтүдә укыгыз.

БӘЙЛЕ
2016 Авг 03. Чыганак: dumrt.ru

Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Безнеке – иң яхшысы!”

Шушы көннәрдә үзенә күрә бер брендка әйләнгән, бай мирасыбызның бер өлеше булган “Казан басмасы”ның яңадан бастырыла башлавы Изге китапны “Казан басмасы”ннан һәм гарәп басмасыннан укучыларны берләштерде. Бу сүзләрнең хикмәтен Коръәннең гарәп басмасын өйрәнеп, “Казан басмасы”н укуда бераз авырлыклар кичергән мөселманнар аңлар.

Яңа басыла торган “Казан басмасы”ның төп хикмәте дә шунда: ул, өр-яңадан редакцияләнеп, заманча дөньякүләм стандартларга туры китерелгән. Чит илләрдә гарәп басмасыннан укырга өйрәнеп кайткан шәкертләргә дә, гарәп булмаган кешеләргә дә уку өчен уңайлы булачак ул. Коръән уку кагыйдәләрен бераз гына белгән кеше дә әлеге “Казан басмасы”н хатасыз, җиңел итеп укый алачак. Хәзер төрле конкурсларда катнашучыларга Коръәнне ятлау җиңелрәк булачак. Һәм алар башка җирләрдә басылганны түгел, нәкъ менә безнең “Казан басмасы”н укый алачак.

Монда үзеннән-үзе заманча дөньякүләм стандартлар нидән гыйбарәт дигән сораулар да туа. Мөфти хәзрәтләре Камил хәзрәт Сәмигуллин аңлатып үткәнчә, әлеге стандартлар Коръән фәннәренең бер урында гына тормавы белән бәйле.

Фотосурәтнең чыганагы: realnoevremya.ru
“Бу басманы без барлык үзенчәлекләрне исәпкә алып эшләдек. Элегрәк, мәсәлән, теге яки бу битнең стандарты булмаган. Чөнки Коръәнне кулдан күчереп язганнар: кемнеңдер – 700, кайсысыныңдыр 600 бит килеп чыккан. 200 ел элек дөнья күргән “Казан басмасы”нда да кайбер хилафлыклар бар. Шуңа күрә дә ул 18 тапкыр басылган да инде. Безнеке – унтугызынчысы, һәр бит стандарт, теге яки бу аять бит ахырында тәмамлана. Алдагы басмалардагы кебек, киләсе биткә чыкмый. Бу стандартны галим, хафиз Госман Каишзадә керткән”, - диде ул.

Бу урында шунысын билгеләп үтми булмый: “Казан басмасы”да булган хилафлыклар турында күренекле татар дин галимнәре Муса Бигиев һәм Шиһабетдин Мәрҗани дә үз хезмәтләрендә әйткән. Шулай итеп, унтугызынчы һәм егерменче йөздә гомер иткән галимнәрнең васыятьләре XXI гасырда да актуаль.

Мәшһүр галимнәребезнең теләк-тәкъдимнәрен искә алып, Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге белгечләр, Коръән-хафизлар – Илнур хәзрәт Хәйруллин, Булат Мөбарәков “Казан басмасы”н әзерләгән. Аларга Иорданиядән Әбдрәзәк Сәгъди, Мисырның Коръәнне ятлау халыкара үзәге вәкиле Хәсән Хәдия, Сүрия, Мисыр, Иордания халыкара үзәкләре белгечләре ярдәм иткән. “Казан басмасы”ндагы һәр сүз, һәр хәреф кат-кат тикшерелгән. Әлбәттә, төрле ил белгечләре арасында фикер каршылыгы да булмый калмаган. Әмма алтын урталык табылган. “Казан басмасы”н чыгара башлаган көнне Камил хәзрәтнең башкарылган эштән канәгать булуы йөзенә чыккан иде. Матбугат әһелләренең: “Казан басмасы”ның үзенчәлеге нидә соң?” дигән соравына ул: “Безнеке иң яхшысы!” – дип җавап бирде.

Ул көнне тагын бер нәрсә күзгә ташланды: “Идел-пресс”та “Казан басмасы”н бастыру белән шөгыльләнүче хезмәткәрләр башларына – түбәтәй, кулларына ак перчатка кигән иде. Бу аңлашыла да: чөнки Коръәнне госелле, тәхарәтле килеш тоту мәҗбүри, чисталык саклау сорала. Перчаткалар мәсьәләсенә мин моннан берничә ел элек “Колшәриф” мәчетеннән дөньядагы иң зур басма Коръәнне Болгарга күчергән вакытта та игътибар иткән идем. Ул вакытта перчаткалар кигән эшчеләрнең дин әһелләре күзәтчелегендә Колшәриф күркенә әйләнгән Коръәннең, беренчедән, Изге китап, икенчедән, кыйммәтле сәнгать әсәре булуын аңлап эшләүләре бик ачык күренде.

Фотосурәтнең чыганагы: sntat.ru

“Казан басмасы”н бастыру эшенә дә мөфтиятнең Коръән бүлеге, дин әһелләре күзәтчелек итәчәк. Коръән-хафиз Илнур хәзрәт Хәйруллин, һәр бит чыккан саен, җентекләп укып барачак, кат-кат тикшерәчәк. Ялгыш төшкән бер тамчы буяу да, кирәкмәгән урындагы бер нокта да сүзнең мәгънәсен бөтенләй көтелмәгәнчә китереп чыгарырга мөмкин бит.

Гарәп хәрефләре дә – татарныкы яки Казанның экс-мэры 1803 елгы “Казан басмасы”н кайдан тапкан?

Язмабыз башында “Казан басмасы”ның бер брендка әйләнүен, бай мирасыбызның бер өлеше булуын әйтеп үткән идек. Ул беренче тапкыр 1787 елда Санкт-Петербургта басыла. Шунысы кызыклы: патшабикә Екатерина II "Мәрҗани” мәчетен төзергә рөхсәт биргән вакытта Коръәннең “Казан басмасы”н нәшер итүгә рөхсәт кәгазенә дә кул куя. 1787 елда Санкт- Петербургта Изге китап җыелма хәрефләр бастырыла. Хәрефләрнең рәсемнәрен мулла Госман Исмәгыйль хәзрәт сурәтли. Унсигезенче гасырда “Казан басмасы” тагын берничә тапкыр басылып чыга. Соңрак император Павел I Казанга гарәп хәрефләре белән типография ачарга рөхсәт бирә. 1800 елның 20 октябрендә типография “Азия” атамасы белән Казанга кайта, Казан гимназиясендәге типографиягә хәзрәт әзерләгән хәрефләр күчерелә.

Мин үзем “Казан басмасы” турында беренче тапкыр 2005 елда – Казанның 1000 еллыгын билгеләп үтәргә җыенган көннәрдә ишеттем. Моңа Казанның ул чактагы мэры Камил Исхаковның Колшәриф мәчете ачылышына килгән мәртәбәле кунакларга “Казан басмасы”ның 1803 елда бастырылган репринт басмасын бүләк итү идеясе сәбәпче булды. Ул чакта Камил Исхаков “Интертат.ру” электрон газетасына биргән эксклюзив интервьюсында Казан университеты китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге саклагычында нәкъ 1803 елда чыккан “Казан басмасы”на тап булуын, аның тарихын өйрәнүен, Колшәриф мәчете ачылышына килгән мәртәбәле кунаклар өчен “Казан басмасы”ннан да затлырак бүләк булмавын әйткән иде.

Фотосурәтнең чыганагы: evening-kazan.ru
“Бу китап турында ислам дөньясында типография ысулы белән басылган беренче Коръән ул, диләр. Без Коръәннең моңа кадәр Санкт-Петербургта, Парижда, Берлинда басылуын беләбез. Ягъни 1803 елгы “Казан басмасы” беренче типографик басма түгел. Әмма шул ук вакытта алдагы басмаларның бүләк буларак, кечерәк тиражлар белән басылуын танырга кирәк. Казанда чыккан басма ислам дөньясы тарафыннан танылган. Шулай итеп, ул таралган, бик күп тапкыр дөнья күргән. Аның икенче, өченче тиражын да мөселманнар көтеп алган. Сигез ел элек Минтимер Шәриповичның инаугурациясендә аңа кыйммәтле бүләк – икенче тираждагы Коръән бүләк ителде”, - дип, горурланып сөйләгән иде 2005 елда.

Татарлар - дөньяда Коръәннең “Казан басмасы” феномены калыпланып китүнең сәбәпчесе

“Казан басмасы”на булган кызыксыну ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 2012 елны, Россиядә беренче басма Коръән басылганга 225 ел тулу уңаеннан, Коръән елы дип игълан ителгәч, тагын да артты. Коръән елын уздыру буенча оештыру комитеты утырышында мөфти урынбасары, хәзер инде мәрһүм Вәлиулла хәзрәт Якупов:

“Өммәт күләмендә нәкъ менә татарлар тарафыннан беренче басма Коръән нәшер ителү очраклы түгел. Чөнки безнең халык - менталитет, тәрбия буенча мөселманнар булып, шул ук вакытта техника, технология яңалыкларына ачык халык. Алар тырышлыгы белән бөтен дөньяда беренче тапкыр басма Коръән безнең илдә нәшер ителә дә инде”, - дип белдергән иде.

1803 елдан Казанда меңләгән тиражлар белән Коръән бастырыла башлый. Ул чит илләргә дә сатыла. “Казан басмасы” исемле феномен калыплана. Безнең Коръән бөтен басма Коръәннәр өчен үрнәк булып китә. Шулай итеп, татарлар иң беренчеләрдән булып Коръәнне бастырып чыгарып, басма китап буларак, бөтен дөньяга тарата. Төркиядә, Мисырда, Һиндстанда Коръәнне бастыру эшенә алынганда, нәкъ менә безнең калыпны үрнәк итеп алалар. Гарәп белгече, филология фәннәре докторы Әнәс Халидов мәгълүматларына караганда, 1917 елгы инкыйлабка кадәр бездә Коръән 172 тапкыр бастырыла, 191 тапкыр “Һәфтияк” рәвешендә.

Фотосурәтнең чыганагы: 1tvnet.ru
“Без бабаларыбыз гамәле белән горурланырга тиешбез. Чөнки өммәткә Коръән хакыйкатен җиткерү, күп халыкларга Коръәнне кулланырлык итү – зур тарихи казаныш. Бер сүз белән әйткәндә, бу цивилизицион ургылу, мөселманнар өчен зур алгарыш адымы”, - дип сөйләгән иде В.Якупов.

Ә РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, моның белән бәйле рәвештә, С.Петербург галиме, Коръән буенча шактый хезмәтләр язган Ефим Резвинның француз, шәркыят галиме Робер Рошерның

“Госман Исмәгыйль тарафыннан эшләнгән шрифтлар белән басылган Коръән бөтен дөньяда Коръәнне бер системага салуның бер нигез булды” дигән сүзләрен җиткергән иде.
Шушы урында татарларның, үз традицияләренә генә таянып түгел, гомумән, Коръәннең Изге китап икәнлеген аңлап, татарлар өчен аның беренче чыганак икәнлеген аңлап, бу юнәлештә зур эш алып барганлыгын күрсәтү бик кирәк. Мирасыбызны өстән-өстән генә белгәннәр өчен дә бу зур ачыш булыр иде. Бәлки алар безнең мирасыбызга, тарихыбызга дөресрәк карый башларлар иде. Бу мәсьәләне инде без алдагы язмаларыбызда күтәрербез.

“Казан басмасы” белән бәйле кызыклы фактларны Римма Гатина барлады.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе