
"Хәзерге вакытта Коръәннең татар телендәге аңлатмасы - 6 тәфсире бар. Әмма аларның барысы да аңлау өчен катлаулырак.
Бу елның ахырына без хәзерге татар телендә яңа тәфсир нәшер итәргә телибез. Ул барлык татарлар өчен дә аңлау өчен җиңел булырга тиеш. Хәзер бу тәфсирне әзерләү буенча куәтле эш бара. Басманың яртысыннан артыгы инде әзер. Бу эшкә берничә эксперт, шул исәптән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан да берничә эксперт җәлеп ителде. Чөнки без бу хезмәтнең бөтен татар халкы өчен уртак булуын телибез", - диде.
Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте белән берлектә Римма Гатина.