Болгарда “Мөселман яшьләре форумы. Коръән мәктәбе” чарасы башланды

Бүген бер төркем Татарстан мөселман яшьләре, Изге Коръәнне өйрәнү нияте белән, Болгарга сәфәр чыкты. Сәфәргә җыенган яшьләр иртәннән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә җыелды. Биредә 26-29 гыйнвар көннәрендә Болгарда уза торган “Мөселман яшьләре форумы. Коръән мәктәбе”н рәсми ачу чарасы үткәрелде.

БӘЙЛЕ
2017 Янв 26. Фото:dumrt.ru

Мөселман яшьләре Татарстанның Кукмара, Азнакай, Зәй, Чистай, Кайбыч, Буа, Саба һәм башка районнарыннан җыелды. Форум-мәктәптә катнашырга Коръәннең билгеле бер өлешләрен (җүз) белгән 20 кыз һәм 20 егет сайлап алынды.

Алар белән мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, нәзарәтнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова, Казан Башкарма комитеты вәкилләре - телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге баш белгече Илгиз Сарманов, балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет җитәкчесе Айрат Фәизов очрашты.

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мөфти исеменнән сәламләде һәм Коръән мәктәбенең яшьләр өчен савап һәм гыйлем җыярга бик зур мөмкинлек булуын ассызыклады.

"Аллаһы Тәгалә Коръәннән укыган һәр хәреф өчен савапларын бирермен дигән. Аллаһы Тәгалә сезгә дүрт көн дәвамында шушы савапларны җыярга мөмкинлек бирә. Раббыбыз үзе ярдәм итсен, бу вакытны файдаланып калырга тырышыгыз. Әлбәттә, бүгенге көндә Коръән һәркайда: машинада, кесәдә... Әмма шушы тормыш, дөнья игътибарны үзенә ала, Коръәнне кулыбызга алып укырга җитешмибез. Бу - безнең йомшаклык. Шуңа күрә, Болгарга баргач, бу хәлне үзгәртеп кайтыгыз”, - дип нәсыйхәтләде хәзрәт.

Аннары ул Коръәннең могҗиза булуын һәм аны кулга алган бик күп кешеләрнең мөселман булып китүе хакында сөйләде. Бу уңайдан: “Мин - Бөгелмәдән, анда күп еллар эшләдем. Бервакыт мәчеттә утырам, безнең төбәктән чыккан җырчы Алсуның абыйсы Марат Сафин керде, намаз укыды. Хаҗга да бардык. Мин аңардан ничек дингә килүе хакында сорадым. Ул: “Хәзрәт, хәтерлисезме, сез миңа Коръән бүләк иткән идегез. Мин аны очкычта очканда бөтен килеш укып чыктым”, - диде. Сезгә дә Коръән укып рухи яктан ныгып, күңелләрегезне баетып кайтырга насыйп итсен”, - диде Рөстәм хәзрәт.

Нәзарәтнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова, бу форумның өченче мәртәбә уздырылуын билгеләп үтеп: "Быел ул кыш көне беренче мәртәбә һәм тәүге тапкыр “Коръән мәктәбе” буларак оештырылды. Безнең төп максат – Коръәнне өйрәнү, Коръән турында гыйлемнәрне ныгыту. Форум кысаларында күп санда Коръән дәресләрен үткәрү, Изге Китапка багышланган лекцияләр сөйләү, фильмнар карау, “Коръән музее”на экскурсиягә бару каралган. Остазларыбыз – “Мөхәммәдия” мәдрсәсендә белем алып, шунда Коръән укырга өйрәнгән укытучылар, дин әһелләре, алар һәрвакыт безнең белән булачак. Шулай ук яшьләргә ял итү чаралары буларак тренинглар, спорт уеннары оештырыла”, - диде.

Шулай итеп, яшьләр, 4 көн дәвамында дөнья мәшәкатьләрен онытып, тарихи Болгар җирендә салынган Ак мәчеттә Коръән укый, ятлый, өйрәнә алачак. Мөхәммәд Пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләм хәдисләрендә кешеләр, Аллаһ йортына - мәчетләргә җыелып, Коръән укысалар, аларга тынычлык, бәрәкәт килер, үзләрен фәрештәләр уратып алыр диелгән. Тагын бер хәдисендә исә: “Сезнең иң яхшыларыгыз – Коръәнне өйрәнеп, башкаларга өйрәткәннәр”, - диелгән.

Мөселман яшьләренә, сәфәргә чыгар алдыннан, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хузур" нәшрият йорты бастырган китаплар бүләк ителде.

Айзирәк Гәрәева, ТР МДН матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе