"Казан фестивалендә “хәләл кино” күрсәтәләр дигән фикер яшәп килә"

Моннан берничә ел элек фестивальнең сайлап алу комиссиясе әгъзасы, ул чакта Россия каналында чыгучы “Мөселманнар” тапшыруы җитәкчесе Василий Антипов шулай дип белдергән иде. Аның сүзләрен искә төшерүебез юкка түгел: кинофорумда теге яки бу фильмны карый башлау белән, аны Ислам белгечләре тарафыннан яңгыратылган “мөселман киносы” критериена кертеп карыйсың, уйланасың. Халыкара мөселман киносы фестивале якынлашкан көннәрдә, бу сораулар кабат баш миен бораулый. Соңгы берничә елда аларга җавап та табылды кебек. Без әлеге темага матбугатта чыккан язмаларны карап, шул җавапларны кабат барларга булдык.

БӘЙЛЕ
2016 Сен 03. Фото:top.rbc.ru

2005 елдан Казанда Халыкара мөселман киносы фестивале оештырыла башлаганнан бирле, “Мөселман киносы нәрсә ул?” дигән сораулар көн тәртибеннән төшми. Элегрәк елларда “кинофорумда нинди кинотасмалар күрсәтү кирәк” дигән сораулар еш күтәрелде. Кинофорумның Россия һәм дөнья җәмәгатьчелегендә ислам һәм мөселманнар турында объектив караш тудыру максатын куйганлыгын искә алсак, бу сорауларга җавап та табыла кебек.

Кинофорумда теге яки бу фильмны карый башлау белән, аны Ислам белгечләре тарафыннан яңгыратылган “мөселман киносы” критериена кертеп карыйсың, уйланасың. Фестиваль якынлашкан көннәрдә, бу сораулар кабат баш миен бораулый. Соңгы берничә елда аларга җавап та табылды кебек. Без әлеге темага матбугатта чыккан язмаларны карап, шул җавапларны кабат барларга булдык.

Мөселман киносы, Ислам кино сәнгате проблемасы Ислам төшенчәсе белән бәйләнгән

2008 елда (ул вакытта әле кинофорум “Алтын мөнбәр” исемен йөрткән) Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин IV Халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында узган “Мәдәниятлар һәм диннәр диалогында кинематографиянең роле” дип аталган фәнни-гамәли конференциядә мондый фикер белдергән иде.

- Чыннан да мөселман киносы, Ислам кино сәнгате проблемасы Ислам төшенчәсе белән бәйләнгән. Билгеле булганча, Ислам, мөселман, мөселман-ислам цивилизациясе төшенчәләре бар. Алар синонимнар түгел, алар тирән мәгънәгә ия. Мөселманлык төшенчәсе Ислам төшенчәсеннән киңрәк.

Р.Мөхәммәтшин алдагы фестивальләрдә дә “мөселман киносын ничек билгеләргә дигән” сорау тууын хәбәр итте. Бу нисбәттән ул вакытта ике төрле караш булган. Берәүләр гуманлылык, әхлаклылык һәм яхшылык идеалларын таратучы теләсә кайсы кино дип санаса, икенчеләр мөселман киносы мөселман илләре һәм шул илләрнең режиссерлары тарафыннан эшләнергә тиеш дип исәпләгән.

“Әлбәттә, мөселман сәнгатен мөселман дөньясының географик кысалары белән генә чикләргә ярамый. Мөселман киносы гомумгуманлылык, әхлак принципларын чагылдырырган фильмнар да булырга мөмкин. Ислам – ул тормыш итү рәвеше, җан халәте. Аны бер тел һәм милли мәдәният, билгеле бер төбәк кысаларына урнаштырырга мөмкин түгел. Бу нисбәттән, кинематография Исламның үзен иң югары цивилизация буларак күрсәтә алу урыны булып тора”, - дигән иде Р.Мөхәммәтшин.

РИИ ректоры сүзләренчә, Ислам цивилизациясе сәнгать өчен уңдырышлы кыр булып тора, нәфис сәнгать анда һәръяклап чагылыш таба ала. “Чыннан да, мөселман мәдәнияте дигәндә, Ислам цивилизациясе турында сүз алып барырга кирәктер. Ислам, цивилизация буларак, рухи дөньяны ачып бирергә мөмкинлек тудыра”, - диде ул.

Аның фикеренчә, Шәригать буенча ничек яшәргә өйрәткән уен киносын (нәфис фильмны) төшереп булмый. “Уен киносы теләсә кайсы очракта да Шәригать кысаларыннан чыгачак, монда төрле мәдәниятлар арасында мөнәсәбәтләргә кагылышлы проблемаларны карарга кирәк булачак”, - диде Р.Мөхәммәтшин.

Рәфыйк Мөхәммәтшин үз чыгышында фестивальгә, мөселман илләреннән генә түгел, Көнбатыш Европадан да фильмнар тәкъдим ителүен исәпкә алып, мөселман киносы төшенчәсенең гаять киң булуын ассызыклап үтте. Ректор жюри әгъзаларының да бу нисбәттән бәхәскә керүләрен әйтте. “Алар мөселман киносының бердәнбер критерие дип фильмнарның Исламга һәм ислам мәдәниятына кагылышлы булырга тиешлегенә тукталды. Фестивальдә тамашачы мөселман дөньясының бай кино сәнгате белән танышырга мөмкинлек ала”, - дип белдерде ул. Ректор сүзләренчә, фестивальнең миссиясе Россия кешеләрен мөселман дөньясы белән таныштырудан да гыйбарәт.

“Халыкара мөселман киносы фестивале безне Ислам цивилизациясе белән күбрәк таныштыруга юнәлтелгән. Мөселман дөньясы чынбарлыкны кино сәнгатендә үзенчә чагылдырырга омтыла. Шул ук вакытта фестивальдә мөселман булмаган илләрнең фильмнары җиңүен исәпкә алсак, бу аларның мөселман дөньясына карата кызыксынуы артуын күрсәтә. Мөселман киносы аерым юнәлеш буларак формалаша бара”, - дип билгеләп үтте Р.Мөхәммәтшин.

Ректор үз чыгышында шулай ук мөселман дөньясының үз киносәнгатенә мохтаҗлыгын билгеләп үтте. Шул ук вакытта мөселман киносы сыйфатлы, югары профессиональ дәрәҗәдә булырга тиеш дип саный ул. Р.Мөхәммәтшин фикеренчә, мөселман киносы кешеләр күңелендә эз калдыра, кешеләрнең Исламга һәм ислам дөньясына карата фикерен үзгәртә.

Мөселман киносы фестивалендә күрсәтелә торган фильмнар бөтен гаилә белән утырып карарлык булырга тиеш

2012 елда фестивальнең чираттагысына әзерләнгәндә, ул чакта әле РИИ проректоры, Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр Советы рәисе Рөстәм хәзрәт Батров әнә шулай дип белдерде. 2011 елда фестиваль номинацияләренең берсендә бүләккә лаек булган актриса Сибиль Кикелли белән бәйле гаугадан соң (ул гауганың нидән гыйбарәт булуы турында сөйләп тормыйбыз, фестивальне күзәтеп баручылар аны хәтерли булыр) кинофестивальне оештыру нечкәлекләренә карата аеруча игътибар артты. Бу фильмнарны сайлап алуга гына түгел, хәтта фестивальгә чакырыласы кунакларның шәхесенә һәм хәтта ки аларның киемнәренә дә кагылды.

Шулай итеп, 2012 елда кинофильмнарны сайлап алу мәсьәләсендә тамырдан үзгәреш булды. Р. Батров та шул елны сайлап алу комиссиясенә кертелде, аңарчы кинофильмнарны сайлап алуда Ислам дине белгечләре катнашмады дип истә калган.

“2011 елдагы вакыйгалар исә кинофестивальне оештыруга яңача якын килергә кирәклеген күрсәтте. Фильмнарны сайлап алу комиссиясенә Ислам белгече (Р.Батров турында сүз бара) кертелү дә шул үзгәрешләр белән белән бәйле. Матбугат очрашуында Рөстәм хәзрәт Батров: “Без мөселман мәдәнияты мәнфәгатьләренә хезмәт итүче, мөселман мәдәнияты кыйммәтләрен пропагандалаучы, тамашачыларны рухи эзләнүләргә, тормышы турында уйланырга этәрүче фильмнар турында сүз алып барырга тиешбез”, - дип белдерде” дип язганмын мин 2012 елда.

Рөстәм Батров: “Мөселман һәм ислам фильмнары арасында чик узыдырырга кирәк"”

Әмма сайлап алу комиссиясенә кердең дә, фестивальдә күрсәтелергә яраклы тасмаларны сайлап алдың эше җиңел генә булып чыкмаган. “Мөселман киноларын сайлап алу критерийлары гади түгел. Чөнки фестивальнең концепциясе дә анык, төгәл формалаштырылмаган”, - дип белдергән Ислам белгече. Нәтиҗәдә дин белгечләре фестивальнең дөньяви чара булуыннан чыгып эш иткән.

“Димәк, мөселман һәм ислам фильмнары арасында чик уздырырга кирәк. Ислам киносы – ул тулысынча ислам кануннары буенча төшерелгән кино, ул Исламны дин буларак пропагандалый. Бу киноны карарга эчтән дә әзер булырга кирәк. Ислам контекстында төшерелгән киноны тамашачы һәрвакытта аңлап та җиткермәскә мөмкин. Шулай булгач, без мөселман киносы турында сүз алып барабыз. Шул ук вакытта моңа анык кына билгеләмә дә юк.

Ел саен кинофестивальнең концепциясе турында дискуссия күтәрелә. Без үзебез өчен бу фильмнар мөселман мәдәнияты кыйммәтләрен чагылдырырырга тиеш дигән критерий булдырдык. Бу һәрвакытта да ислам киносы булмаска да мөмкин. Ислам киносы – ул ничек булырга тиешлек турында. Ә мөселман киносы мөселманның көндәлек тормышы, мөселманнар һәм мөселман илләре хакында, мөселманнар эшләгән фильмнар. Бер сүз белән әйткәндә, бу киноны бөтен гаилә белән утырып карап булырга тиеш. Өстәвенә аның мөселман төсмерле булуы зарур.

Картиналарда “ятак” һәм башка шундый ислам кануннары бозылган күренешләр булса, без мөселман мәдәнияты кыйммәтләрен пропагандалаучы фестивальдә бу киноларны күрсәтү дөрес булмас дигән фикергә килдек, мондый эшләрне үткәрмәскә тырыштык”, - дигән фикер белдергән иде Рөстәм Батров.

Василий Антипов: “Казан фестивалендә “хәләл кино” күрсәтәләр дигән фикер яшәп килә”

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: алдагы матбугат очрашуларының берсендә фестивальнең сайлап алу комиссиясе әгъзасы, ул чакта Россия каналында чыгучы “Мөселманнар” тапшыруы җитәкчесе Василий Антипов сайлап алу комиссиясенең фикерләре белән Голәмәләр Советыныкы килешкәнлеген хәбәр иткән иде.

“Бу фестивальнең этик нормалары бар. Казан фестивалендә “хәләл кино” күрсәтәләр дигән фикер яшәп килә. Без бу нормаларны исәпкә алырга, чикне үтеп чыкмаска тырыштык. Үзебез тәкъдим иткән исемлеккә шәрә хатын-кызлар, ятсыз күренешләр, ачыктан-ачык агрессия булган фильмнар кермәде”, - дигән иде ул, ислам белгечләре киңәшләшеп эшләү практикасының алга таба да дәвам итәчәгенә өмет итеп.

Андрей Кончаловский: “Миңа калса, бу фестиваль – мөселман дөньясы мәдәниятлары фестивале ул"

2013 елда Халыкара мөселман киносы фестивалендә конкурс программасы кысаларында күрсәтелә торган кинофильмнарны сайлап алуда, “фильмнар эчтәлегенә дин күзлегеннән караш салуда” Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батровтан тыш, ул чакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр Советы рәисе, РИУ укытучысы булган Абдулла Әдһәмов та катнаша. Фестивальне арт-директоры Альбина Нәфигова матбугат очрашуында “ярдәмнәре зур булды, шуның өчен рәхмәт аларга” дип билгеләп үтә.

Фестивальның сайлап алу комиссиясе рәисе – Россиянең танылган кино тәнкыйтьчесе, кино тарихын өйрәнгән белгеч Сергей Лаврентьев исә “Фестивальның шигаре бик уйлап, бик белеп сайланган, чыннан да, “Мәдәниятләр диалогы аша – диалог культурасына” илтә торган юл бу. Дөрес, картиналарның барысы да мөселман киносы түгел, ләкин аларда мәдәниятләр диалогы бар” дигән фикерне ачыктан-ачык белдерә.

2013 елда фестивальнең ябылышында кинорежиссер һәм сценарист Андрей Кончаловский:

“Миңа калса, бу фестиваль – мөселман дөньясы мәдәниятлары фестивале ул. Мөселман дөньясы мәдәни, рухи, фәнни яктан дөньякүләм феноменаль потенциалга ия. Ул үзенә генә хас көчкә ия. Фестивальнең максаты – бу потенциалны бары тик хәерле конструктив юнәлешкә җибәрү”, - дип, кинофорумның кыйбласын билгеләрлек сүзләр әйтә.

А.Кончаловскийның фикерләре күпмедер дәрәҗәдә алда карап үткән дин, кино белгечләре фикерләре белән аваздаш. Берничә ел элек фестиваль эшендә катнашкан кайбер кино белгечләренең (кызганычка каршы, конкрет фамилияләр истә калмаган) “кино сәнгате бер инде ул, аны мөселманныкына һәм башка төрләргә бүлеп тору урынсыз” дигән фикерләреннән соң А.Кончаловскийның сүзләре мантыйкка ярашлы булып тоела.

Язманы Римма Гатина әзерләде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе